Соңгы чорда гына районда тугыз сату ноктасы һәм туклану объектларында 240 урын барлыкка килгән.
Шунысы мөһим, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, бөтен республикада, шул исәптән Баймакта да урам сәүдә мәйданчыклары арта, анда урындагы фермерлар үз продукиясен сата.
– Район җитәкчелегенә мондый мәйданчыклар булдыруны йөкләгәне өчен Радий Хәбировка зур рәхмәт, – ди Баймак шәһәреннән Галия Хәлфина. – Барлык урыннар бушлай бирелә. Ә фермерлар өчен бу җитештерелгән бал, сыер һәм елкы ите, каз-үрдәкләрне сату өчен яхшы мөмкинлек.
Баймак районы хакимияте башлыгы Фәнис Әминев шәһәрдә барлыгы шундый биш сәүдә ноктасы эшләве турында сөйләде. Алар барысы да сатучылар арасында да, Баймак халкы арасында да популяр. Биредә һәрвакыт яңа җитештерелгән азык-төлек сатып алырга мөмкин.
– Шунысы мөһим, мондый мәйданчыклар республиканың барлык шәһәрләрдә дә җиһазландырылды. Әлбәттә, төрле җирдә аларны төрлечә эшлиләр. Әмма иң мөһиме – үз кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчәне яки башка продуктларны сатарга теләгән пенсионерларыбызга урынны бушлай бирәләр, – ди бу хакта төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.
Соңгы елларда җәмгыятьтә авылда җитештерелгән хәләл продукциягә ихтыяҗ артканнан-арта. Соңгы чорда Баймакта шушындый производстволарның, кибет-кафеларның күпләп ачылуы куанычлы. Моннан ике ел элек шәһәрдә үз эшен башлаган "Хәләл Баймак" ит комбинаты моның ачык мисалы булып тора.
Фирдәвес Хәлимов үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын 2015 елда ача. Башкорт хәләл атын үрчетү һәм кымыз җитештерүдә махсуслашкан хуҗалык шушы еллар эчендә үзенең җитештерү күәтләрен арттыра, матди-техник базасын ныгыта, заманча эшләгән предприятие булып таныла. Бүген инде “Ф.Г. Хәлимов" хуҗалыгы җитештергән “баһадирлар эчемлеге”нең даны Баймак районына гына түгел, ә бөтен республикага таралган. Чөнки кымыз халык традицияләренә һәм тиешле технологияләргә таянып җитештерелә, сыйфатлы һәм тәмле булуы белән башкалардан аерылып тора.
Фирдәвес Гариф улы районда ат итеннән деликатеслар әзерләү, ярымфабрикатлар җитештерү ниятен тормышка ашыруга баштан ук җиң сызганып тотына. Баймакта буш бинага капиталь ремонт ясагач, шушында ук бөтен таләпләргә җавап бирүче заманча мал чалу цехы төзи. 2021 елның апрель аенда хәләл ит җитештерү предприятиесе файдалануга тапшырыла. Шушы ук елның маенда Баймакка эш сәфәре барышында производствоның эше белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировтаныша һәм аңа югары бәя бирә.
“Фирдәвес Гариф улы Хәлимов җитәкләгән фермер хуҗалыгында хәләл продукция җитештерелә һәм ул бөтен таләпләргә җавап бирә, аңа сорау да зур, – дип билгели Радий Фәрит улы. – Продукциягә Башкортстан мөселманнары Диния нәзарате каршындагы Хәләл индустрияне үстерү үзәгеннән тиешле сертификат та алынган. Моннан бер ел элек бу тик хыял гына иде, хәзер инде биредә заманча технологияле җитештерү үзәге эшли".
“Хәләл Баймак" ит комбинаты – заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче, яңа корылмалар белән тәэмин ителүче, сыйфатлы продукция чыгаручы һәм республикада гына түгел, аннан читтә дә зур абруй белән файдаланучы производстволарның берсе. Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге предприятие коллективы үз иңенә салынган бурычларны тиешле дәрәҗәдә башкара. Цех җитештергән продукция сертификатланган, сыйфат стандартларына тулысынча җавап бирә. Мал чалудан алып, ит ярымфабрикатлары җитештерүгә кадәр эш процессы җентекле контрольгә алынган. Шул ук вакытта урындагы чималны куллану продукциянең сыйфатына уңай йогынты ясый. Биредә үз фермер хуҗалыгында асралган елкы ите кулланыла.
Яңа эш урыннары булдыру да зур әһәмияткә ия. “Фирдәвес Хәлимов” фермер хуҗалыгында һәм “Хәләл Баймак” ит комбинатында барлыгы 30 кеше эшли.
Ит комбинатында сменасына 300-500 килограмм продукция эшләнә – пилмән, тутырма, манты, казы, казылык, вареники, тефтель, фрикаделькалар, тутырылган борыч, вак бөккән, 4 төр колбаса җитештерелә. Казының сарымсак кушып эшләнгәне, ысланганы һәм какланганы бар. Тутырманы сыер һәм ат итеннән ясыйлар.
Колбаса ризыкларына килгәндә, монда аның пешкән һәм ысланган “Ирәндек”, “Баймак”, “Ат ите”, “Казылык” дигән төрләре чыгарыла. Шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк: “Хәләл Баймак” ит комбинатында барлык төр продукция, шул исәптән казылык да, тик урында үстерелгән мал итеннән генә эшләнә, составына ясалма матдәләр кушылмый. Әзер продукция Баймакта фермер хуҗалыгының үз кибетендә сатуга чыгарыла. Аны шәһәрнең башка сәүдә нокталарында да сатып алырга мөмкин.
“Хәләл Баймак” ит комбинаты җитештергән продукция Башкортстанда, шулай ук Магнитогорск шәһәрендәге 30дан артык супермаркетта, Баймак, Хәйбулла, Әбҗәлил районнарындагы кибетләрдә сатыла һәм һәрчак зур сорау белән файдалана.