+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
15 август 2024, 06:08

"Башкорт аты"на - Әзербайҗан юртаклары

Карабах атлары - Әзербайҗанның милли горурлыгы.

"Башкорт аты"на - Әзербайҗан юртаклары"Башкорт аты"на - Әзербайҗан юртаклары
"Башкорт аты"на - Әзербайҗан юртаклары

15-16 август көннәрендә Башкортстан Республикасының Баймак районында, Граф күле ярында «Башкорт аты» III халыкара башкорт токымлы атлар фестивале узачак. Бу зур вакыйга ел саен 20 меңнән артык тамашачыны җәлеп итә.

«Башкорт аты» фестивале елкычылык өлкәсендә эшләүче белгечләрне һәм галимнәрне, декоратив-гамәли сәнгать осталарын, кәсепчеләрне, рәссамнарны, иҗат коллективларын, фольклорчыларны, этнографларны, спортчыларны һәм ат яратучыларны берләштерә. Анда шулай ук Азәрбайҗан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Кытай һәм Үзбәкстан делегацияләре дә актив катнаша.

Азәрбайҗанны Агдам ат заводы директоры Эльман Гадыйров, Карабах атлары ассоциациясе президенты Фәрит Мостафаев һәм шул ук Ассоциациянең вице-президенты Яшар Гулузаде тәкъдим итәләр. Яшар Гулузаде инде «Башкорт аты» фестивале эшендә беренче ел гына катнашмый.

"Карабах атлары - Азәрбайҗанның милли горурлыгы. Бүген без башкорт атының Башкортстан Республикасының горурлыгы һәм казанышы булуын күрәбез. Элек мин алар турында совет китапларыннан укыган идем, һәм узган ел «Башкорт аты» фестивалендә әлеге токымны теркәү турында документ тапшырылуына мин бик шат!" — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ул.

«Башкорт аты» халыкара башкорт токымлы атлар фестивале авыл хуҗалыгы, фән һәм мәдәният өлкәсендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү өчен менә дигән мәйданчык булып тора.

Фото: Нурзия Хәсәнова.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас