Бүген Ирәндек йокысыннан иренеп кенә түгел, җәһәт кенә уянды: чөнки биредә "Башкорт аты" халыкара фестиваленең иң кайнар, иң эчтәлекле, иң күркәм, иң нәтиҗәле көне көтелә! Уен эш мени: оештыручылар биредә ун меңнән артык кунаклар килүен көтә. Ә фестиваль программасы искиткеч бай: бүген атлар парады һәм «Башкорт токымының иң яхшы вәкиле» республика конкурсы, «Тай-тулаҡ», «Ауҙарыш» ат спорты ярышлары, «Асак» финал уены һәм ат спорты чабышлары көтелә.
Шулай ук физкультура-спорт программасы кысаларында милли көрәш, мас-рестлинг, самбо, аркан тартышу буенча республика турнирлары, милли уеннар, җәядән ату буенча «Ирәндек мәргәне» ачык республика турниры, «Урал Батыр» халыкара турниры узачак, шулай ук ГТО Бөтенрусия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәү каралган.
Бай мәдәни программа көтелә. Монда Башкорт дәүләт Курчак театры тамашасы да, Милли китапханә күргәзмәсе дә, "Кумысфест" фестивале дә, Татьяна Носованың " Ирекле атлар" шоу- программасы, концерт һәм башка бик күп төрле чаралар булачак.
Фестивальгә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның килүе, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм ат үрчетүчеләр белән очрашуы көтелә.
Кыскасы, "Башкорт аты" халыкара фестиваленең икенче көне ачык һәм ул иртә таңнан кайнап тора!
Фото: Гөлнара Гыйлемханова.