2020 елның 1 октябрендә — Халыкара өлкәннәр көнендә Башкортстан Башлыгы РадийХәбиров“Башкортстанда озынгомерлелек” республика проектын раслау турындагы указга кул куйды.
Документ өлкән буын кешеләренең сәламәтлеген ныгытуга, социаль активлык чорын һәм сәламәт гомер озынлыгын арттыруга юнәлтелгән чаралар планын үз эченә ала. Юл картасы 2021-24 елларга исәпләнгән иде.
– “Башкортстанда озынгомерлелек” проекты ике максатны үз эченә ала. Беренчесе — кешенең гомерен озайту, икенчесе — аның сыйфатлы тормыш алып баруын хәстәрләү. Кешеләрнең күзләре янып торсын, яшәргә көче, сәламәтлеге булсын. Сәяхәт итсеннәр, яңа күнекмәләр алсыннар. Заманча тормышка яраклашсыннар, шул исәптән компьютер белән эшләргә дә өйрәнсеннәр, — дигән иде ул вакытта республика Башлыгы.
Әйе, бу халык сәламәтлеген ныгыту, гомерен озайту максатындагы башлангычларның берсе генә булды. Моннан тыш, балаларның һәм булачак әниләрнең сәламәтлеген ныгыту, яшьләр арасында сәламәт тормыш алып баруны пропагандалау, хезмәт кешесенең ялын оештыру, өлкәннәр өчен сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча бик күп юнәлешләрдә эш җәелдерелде. Әмма шунысы көн кебек ачык: кешеләрнең сәламәтлеген үстерү өчен тиешле медицина ярдәме күрсәтү генә түгел, аларны сәламәт тормыш алып баруга өйрәтү һәм моның өчен шартлар тудыру да кирәк иде. Нәкъ шушы максатны күз уңында тотып, башкалада “Уфа муенсасы” сукмагы барлыкка килде дә инде.
Уфа тирәсендә җәяүлеләр сукмаклары һәм велосипед юллары булдыру идеясе 2021 елның февралендә Уфа шәһәренең урындагы активлык үзәге мәйданчыгында Стратегик сессия өчен тема буларак яңгырады. Шәһәрдә яшәүчеләр һәм урбанистлар белән берничә стратегик сессиядән соң фикер алышу барышында архитектор Адель Әхмәдуллина һәр шәһәр районнары эчендә җәяүлеләр өчен сукмаклар — Уфа шәһәре тирәсендәге елгалар "җепләренә" тезелгән “сәйләннәр” идеясен формалаштырды, алар бергә "Уфа муенсасы" маршрутын тәшкил итәргә тиеш иде. "Уфа муенсасы" проектын үстерү буенча инициатив төркемнең координатор — урбанист Әнвәр Байков булды. Беренче тапкыр бөтен маршрут буенча 2021 елның май башында архитектор Семен Кучеров йөреп чыкты. 2021 елның апреленнән октябренә кадәр Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре актив шәһәр кешеләре, волонтерлар, урбанистлар белән бергә шәһәрнең җәяүлеләр юлларын һәм веломаршрутларын тикшерде, GPS-треклар яздыруда катнашты. Бераздан Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев проектка кул куйды. Ул шәхсән үзе шәһәр районнары җитәкчеләре белән велосипедта күчмә киңәшмәләр үткәрде һәм проект идеясен хуплады. Ратмир Мәүлиев берничә тапкыр “Уфа муенсасы” яраткан проекты булуын белдерде һәм аны Мәскәүдәге машиналар өчен булдырылган “Бакча боҗрасы” белән чагыштырды, чөнки ул шундый ук тарту урыны булып тора, тик Уфа очрагында — җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен. Шулай итеп, "Уфа муенсасы" актив шәһәр кешеләре һәм шәһәр хакимиятенең уртак иҗтимагый проектына әверелде.
“Уфа муенсасы" — Уфа ярымутравы буенча җәяүле маршрут, ул 8 төп маршруттан тора, алар Уфаның алты районында урнашкан. Маршрутның гомум озынлыгы — 70 километр. Проект республика акчасына гамәлгә ашырыла, аны Уфаның 450 еллыгына тапшырырга планлаштыралар.
Уфаның һәр районында һәм микрорайонында йөрү өчен үз маршруты бар, аларны зур челтәргә берләштерергә мөмкин. "Уфа муенсасы" проектының максаты —шәһәр уникаль велосипедчылар җәяүлеләр маршрутларын туплау булды. Проектның концепциясе: җеп — елгалар, сәйләннәр — район маршрутлары. Ягъни, җәяүлеләр маршрутларын, үзара бердәм челтәргә тоташтыру.
Әлеге проектның мөһим максатлары да үзенчәлекле. Беренчесе: табигатьнең һәркем файдалана алырлык булуы. Атап әйткәндә, башкалада яшәүче һәркем 15 минут эчендә табигать кочагында була алырга тиеш. Икенче максат: Уфаның ландшафт тәңгәллеген ачыклау. Уфа — уникаль ландшафтлы шәһәр, ул елгалар һәм катлаулы рельеф белән әйләндереп алынган. Өченче максат: экосистема хезмәтләрен күрсәтү. Экосистема хезмәтләре — кешеләр тирә-як мохиттән һәм дөрес эшли торган экосистемалардан бушлай ала торган байлыклар — эчә торган су белән тәэмин итүнең, калдыкларны таркатуның һәм авыл хуҗалыгы культураларын һәм башка үсемлекләрне табигый серкәләндерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Әлбәттә боларның барысын бер җирдә булдыру өчен шәһәрнең үзенчәлекле табигый урында урнашуы да кирәк. Бәхеткә, Уфа, чыннан да, шундый урында урнашкан. Биредә 3 елга — Агыйдел, Караидел, Дим елгалары җәелгән. Шәһәр 7 районга бүленеп, — Дим, Калинин, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарын берләштерә. Һәм шәһәрнең 70 мең гектарда урнашып, шуның 21 мең гектарын урманнар биләве, чыннан да, уникаль күренеш.
Проектка нигез салына башлау белән республика Башлыгы Радий Хәбиров анда барып, һәр сорауны җентекләп өйрәнде. Һәм, чыннан да, аның идеясен дөрес аңлап гамәлгә ашыра башлаган төзүчеләрнең эшеннән канәгать калуын әйтте.
— Уфа мэриясе башлангычының акрынлап реаль төсмер ала баруы бик яхшы. Миңа “Радуга” шифаханәсе янындагы территория бик ошады, монда искиткеч матур урман. “Уфа муенсасы” проектын алга таба да дәвам итәчәкбез, — диде ул.
“Уфа муенсасы” проекты Уфаның 450 еллыгына ачылырга тиеш. Әмма инде аның берничә участогы бирегә килүчеләрне шатландыра. Мәсәлән, Уфаның Октябрь районындагы маршрут иң озын маршрутларның берсе булып тора. Ул 8 километрга сузылган һәм өч сукмактан, ягъни Р. Зорге урамыннан Шәфиев һәм Парк урамнары киселешенә кадәр, Парк урамыннан Бертуган Кадомцевлар урамына кадәр, шулай ук Менделеев урамыннан арытаба сузылган. Юл буена гадәти булмаган агач скульптуралар һәм навигация күрсәткечләре куелган, балалар өчен җиһазландырылган мәйданчыклар барлыкка килгән. Җәяү йөрүчеләр өчен мәгълүмат һәм белем бирү стендлары каралган, 4 төр мәйданчык барлыкка килгән. Проектның тагын бер үзенчәлеге — имән агачлары.
— Аларда без бу районда үткәрелгән археологик казынулар турында мәгълүмат урнаштырдык. Биредә төрле мәдәният вәкилләре яшәгән, хәтта Византия тәңкәләре дә тапканнар. Бу эшне арытаба да дәвам итәчәкбез, — ди “Уфа муенсасы” проекты җитәкчесе Әнвәр Байков.
Сәламәтлек сукмагы буйлап йөргәндә Радий Хәбиров Октябрь районында яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар белән аралашты, алар скандинавия йөрү белән шөгыльләнә. "Монда ял итәргә, җәяү йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә була, барысы да уйланылган, хәтта эскәмияләр дә бар. Һәм барысы да хәвефсезлекне кайгыртып башкарылган, хәтта төнлә дә биредә якты. Элек монда юллар юк иде, йөрү куркынычрак иде. Хәзер бик чиста, һәр нәрсә төзек. Балалар мәйданчыкларын да бик матур итеп ясадылар. Бик күңелле. Бирегә еш киләбез. Без монда бер уңайдан республикабызның тарихын да өйрәнәбез. Мондый “Сәламәтлек сукмагы” өчен зур рәхмәт сезгә, — диде урындагы халык республика Башлыгына.
Чыннан да, әлеге проект шәһәрдә яшәүче олыларны да, балаларны да, спорт белән шөгыльләнүчеләрне дә, табигать белән кызыксынучыларны да, тарихны, мәдәниятне өйрәнүчеләрне дә бер урынга җыя. Бүген исә “Уфа муенсасы”, чыннан да, күпләрнең ял итү урынына әверелде.
— Шәһәрдә яшәгәч, табигать кочагына тиз генә җыенып чыгып китү авыр иде. Һава торышы әйбәт булганда, ял көннәрендә гаилә белән шәһәр читенә чыгып ял итәргә тырышабыз. Балалар саф һавада уйнасын, сәламәтлеген ныгытсын өчен ял көннәрен көтеп ала идек. Ә хәзер эштән соң да җыенып чыгып китәбез. Өйгә арып кайтканнан соң табигать кочагында ял итү бик файдалы. Физик яктан гына түгел, психик киеренкелекне юкка чыгару өчен дә уңайлы монда. Балалар өчен дә бу төзелеш бик кирәк иде. Рәхәтләнеп уйныйлар, ял итәләр, танышалар. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Бу проект, чыннан да, кешенең сәламәтлеген һәм рухи торышын кайгыртып башкарылган, — ди гаиләсе белән биредә ял итүче Гөлнара Шәйхалиева.
Чыннан да, яшәгән мохитебез матур, чиста, төзекләндерелгән булырга тиеш. Ә менә боларның барысына да сәламәтлекне кайгыртуны да кушсаң — төзелгән объектларның мөһимлеге бермә-бер арта. “Уфа мунсасы” паркы боларның брысын да үз эченә сыйдырган. Чыннан да, Радий Хәбиров алга куйган гомер озынлыгын арттыру башланычының мөһим бер проекты ул.
Гөлия Гәрәева.