+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
16 август 2024, 02:12

Туган ягым – тарих чоңгылында

Кушнаренко районында Ринат Гариповның китабы тәкъдир ителде.

Туган ягым – тарих чоңгылындаТуган ягым – тарих чоңгылында
Туган ягым – тарих чоңгылында

Кичен башланган яңгыр төн буе яуды. Көн иртәгә дә шулай булса, чарабыз кичектерелер мөгаен дип торганда, игелекле эше­гезгә фатиха дигәндәй, таң белән балкып кояш чыкты. Күтәренке күңел белән район үзәгеннән бәйрәмгә, Купай авылына Ринат Гариповның “Туган ягым тарихы” дигән китабы туена юлландык. Автор – шушы авылның чирәменә басып тәпи кит­кән, үсә төшкәч, шунда тирен түккән, соңрак югары белем алгач та туган җиреннән аерылмаган, озак еллар Кушнаренко районы хакимиятен җитәкләгән углан­нарының берсе. Әлеге вакытта башкалада көн күрсә дә, туган авылыннан аерылмаган. Биредә, ата нигезе белән янәшә үз йорт-курасын корган, ялларда кала белән сала арасына тузан төшер­ми, кайтып йөри. Үзнәшер юлы белән чыгарган әлеге саллы гына басма – авылдашларына гына түгел, киләсе буыннарга да калдырган яд­кәре. Ялтыравык тышлы, матур итеп бизәл­гән, туган авылының, авылдаш­ларының фото­сурәт­ләре белән тулыландырылган бу китапның эчтә­леге дә бик бай булып чыкты.

Гомумән, автор биредә бик күп мәгълүмат туплаган. Район үзәге Кушнаренкога да зур гына урын бирелгән. Аның оешкан һәм үсеш еллары тасвирлана, власть органнарын, уку йортларын, халыкны хезмәтләндерүче учреждениеләрен барлап үтә. Районны җитәкләүче шәхесләрне, шул исәптән үзенең дә район хакимияте җитәкчесе булып эшләгән елларын искә ала, уңышларын, югалту-табышларын барлый. Бирегә хәтта икенче Бөтендөнья сугышын, Бөек Ватан сугышын сынландырган вакыйгалар да кергән, һәртөрле белешмәләр, архив материаллары белән яхшы ук тулыландырылган. Мәктәпләрдә, тарих дәресләрендә бу китапны хәтта ярдәмче әдәбият буларак та кулланырга мөмкин. Әйе, Интернет мәгълүмат чыганагы буларак танылса да, җаныбызга азык бирүче китапка тиңләшәлми. Башкалабыздан әлеге бәйрәмгә килгән мәртәбәле кунаклар авторның күптәннән аралашып яшәгән дуслары, хезмәттәшләре Нәүфәл Янбухтин, Башкортстанның халык шагыйре Марсель Сәлимов, район хакимиятеннән Азат Исмәгыйлев, Радик Насыйбуллин, “Берлек” агрофирмасы җитәкчесе Фоат Сәгыйтов, районның шәрәфле шәхесе Фәйләс Муллагалиев, китап дигән белем чишмәсен кулларына алып, гыйлемне су урынына эчеп укып үскән буын вәкилләре, китапның кадерен беләләр. Алар тарафыннан китап һәм автор хакында бик җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде.

Иң тәүдә, үзенә сүз бирелгәч, килгән кунакларына һәм шушы китапка мәгълүмат тупларга ярдәм иткән кешеләргә, якыннарына, туганнарына рәхмәт әйтүдән башлады Ринат Хатмулла улы. Кулына каләм алгач, кайларда гына булмаган, кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән икән. Авылның инде гүр иясе булган өлкән буын кешеләре хакында мәгълүмат таба алмагач, берсе аңа зиратка барырга куша. Һәм чынлап та кабер ташларында эзләгәнен, кирәкле белешмәне таба ул. Китап язу җиңел эш түгел. Кирәк мәгълүматны эзләп табып, туплаганчы айлар гына түгел, еллар үтә. Аны эшкәртү, бастырып алу һәм кирәкле нәширне табу да җиңелдән түгел, әлбәттә, болар берсе дә бушлай эшләнми. Шуңа да туган җире, туган авылы хакында китап язарга алынучылар күп түгел.

“Туган ягым тарихы”нда автор зур тарихи-фактик экскурс ясап, бу җәһәттән бик зур эш башкарган. Ринат Хатмулла улы тирән оптимист, чөнки аның күзаллавынча, татар дигән халык авыр, катлаулы катаклизмнар кичереп, үзен саклап кала алган һәм төрки халыкларының гына түгел, урыс дәүләтен тергезүдә дә зур таяныч булып торган данлы, куәтле һәм яшәүчән милләт ул. Ринат Хатмулла улының Башкортстан татары хакында уйланулары шулай ук практик әһәмияткә ия. Ул бу өлкәдә безнең карашларыбызны киңәйтә, аныклый төшә.

Тышкы бизәлеше белән генә түгел, эчтәлеге белән дә, бәйрәм ясап, олылауга лаек китап бу. Шуңа да авыл кешеләре бердәм булып кунакчыл йорт алдына җыелган. Авыл хакимияте дә чарадан читтә калмаган, тирмә китереп куйганнар. Чараны оештыру исә район китапханәчеләренә, һәр иҗади хезмәтнең кадерен белгән кешеләргә тапшырылган. Ә алар югалып кала торганнардан түгел. Әле дә өй алдына корылган тирмәне бизәп, чиккән алъяпкычлар киеп, яулыкларын чөеп бәйләп, милләтебезнең уңган кызлары чәй табыны оештырган, нәкъ авылдагыча, килгән һәр кунакны якты йөз, тәмле тел белән каршы алды алар. Җыр-моңсыз туй буламыни? Һәвәскәр артистлар да чакырылган. Кушнаренко “сандугачлары” Альбина Шәрипова, Роза Якупова моңлы җырлары белән бәйрәмгә килгәннәрнең күңелен күрсә, районда гына түгел, тирә-юньдә нәфис сүз остасы буларак танылу алган Ринат Абзалов Әнгам Атнабаевның шигырьләрен укып ишеттерде. Яшьләрдән Римма Әхмәдиева башкаруындагы җырлар да халык күңеленә бик хуш килде, җырчыны алкышларга күмделәр. Чара тәмамланганнан соң да, авыл җирендә мондый бәйрәмнәр сирәк булгангадыр, халык озак таралмый торды, Ринат Хатмулла улының аркасыннан сөеп, җылы сүз әйтүчеләр дә хәтсез булды.

Ни әйтсәң дә, авыл авыл инде, хуш күңелле, ачык йөзле. Күкрәк тутырып суларлык саф һавасы, чәчләреңнән сыйпап искән назлы җилләре, җылы кочагы, күпереп пешкән икмәге белән сары майдай күңелебезгә ягылган. Ринат Хатмулла улына туган авылы Купайның һәр карыш җире кадерле һәм газиздер димен. Шуңа да ул аның табигатен Швейцария белән тиңләшерлек итеп тасвирлый. Әйтерең бармы, эреле-ваклы 42 күле генә ни тора! Ә инде Башкортстанның зур елгалары исемлегенә кергән Чәрмәсәнне купайлылар җырларда данлый. Аккошлар, кыр казлары төяк иткән тирән күлләре дә бар авылның. Бу табигать бизәкләренең атамаларын автор күңел дәфтәренә беркеткәндер, китап битендә дә алар урын алган. Кайткан саен ул күрше-күләннең генә түгел, әнә шул елга-күлләрнең, тугай уйсулыкларының, авыл тарихына кергән ерганак-чокырларының да хәлләрен белешәдер, мөгаен. Ә инде авылдашларына, аларның көнкүрешенә, игелекле эшләренә китабында зур урын биргән. Җир-ананы хөрмәтли, олылый белгән хезмәт кешеләрен сурәтли автор. Ул үзенең шәҗәрәсен генә түгел, ә тирән ихтирам белән әле авылда көн күргән һәр гаиләнең нәсел-нәсәбен барлап, укучы белән аларны якыннан таныштыра.

Сала, гадәттә, үзенең кыз-угланнарын иманыңнан язма, тәүфыйклы бул, дип теләк тели-тели, яхшыга өндәп үстерә. Тәүфыйк, әйе, , ә иман? Хәтерлим бәләкәй чакта әнкәйгә шушы сорауны мин дә бирдем. Аның җавабы гомерлеккә зиһенгә уелды. “Иман ул, балам – безнең яшәү кагыйдәсе. Милләтеңне, җиреңне, телеңне, динеңне кяфер, монафыйк җәбереннән саклап хөрмәтләп яшәү”, – диде әнкәй.

Купай да әнә шулай һәр баласына иманлы гомер юлы теләгән авылларның берседер. Тик 2010 елдагы җанисәп буенча анда да халык саны кимүгә бара. Ак бабайлардан, ак әбиләрдән генә торган авыл булып калган ул. Автор чагылдырган мәгълүмат буенча, әлеге вакытта 38 хуҗалыкта 98 кеше яши. Күбесе – 70тән узган өлкән яшьтәгеләр. Ак әбиләр, ак бабайлар тәрбияләп үстергән буын ерак киләчәктә дә иманын җуймас, иншааллаһ, үз мәсләген тотар дип ышаныйк. Ринат Хатмулла улының “Туган як тарихы” дигән китабында, гомумән алганда, утлар-сулар кичсә дә милли асылын җуймаган өлкән буынның язмышын сурәтләп, аларны бүген яшьләргә үрнәк итеп куюы зур бәһага лаек. Рәхмәт аңа!

Безнең рухи хәзинәбезне баеткан мондый китаплар ешрак дөнья күрсен иде. Язсын халык үзе хакында тормыш китабын! Язсын! Ә инде аларны җитәкчеләребез, ил-йорт, дәүләт башлыклары, иҗтимагый хезмәттә торучыларыбыз яза икән, бигрәк тә яхшы!

Фәндидә Харрасова.
Кушнаренко районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас