+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
27 август , 13:17

Шәһәрләребез төзек булсын өчен

Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин IX Бөтенрусия иң яхшы проектлар конкурсында һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләре өчен III конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара Калугада узган «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенрусия форумы кысаларында узды.

Шәһәрләребез төзек булсын өчен
Шәһәрләребез төзек булсын өчен

Русия Төзелеш министрлыгыннан федераль грантлар өчен быел Башкортстан Республикасы тәкъдим иткән 7 проект көрәште. Шуларның бишесе җиңү яулады һәм тормышка ашыру өчен федераль акча алачак.

- Башкортстан Республикасы ел саен конкурста катнашу өчен заявкалар җибәрә һәм ел саен безнең проектлар җиңү яулый. Алар һәрвакыт төрле, кызыклы, вак детальләр профессиональ архитекторлар һәм проектлаучылар тарафыннан уйланылган, ә иң мөһиме - алар барысы да фикер алышуда катнашкан һәм халык белән килештерелгән, - ди Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова.

2019-24 елларда Башкортстан конкурста катнашу өчен 73 гариза җибәргән, 34 проект җиңүче булган.

Башкортстан Республикасы, Татарстан һәм Мәскәү өлкәсеннән кала, Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр саны буенча Русия Федерациясе төбәкләре арасында 3нче урынны алып тора. Нәтиҗәдә, 4 миллиард сум тарихи-шәһәр төзелеше һәм табигать мохитен саклауга юнәлтелгән иде инде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: