+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
29 август , 18:53

Матур, чиста подъездга килеп керүләре үзе бер рәхәт!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча республикада 2019 елдан күпфатирлы йортлардагы подъездларны комплекслы ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла.

Матур, чиста подъездга килеп керүләре үзе бер рәхәт!
Матур, чиста подъездга килеп керүләре үзе бер рәхәт!

2019-23 елларда күпфатирлы йортлардагы 8171 подъезд яңартылды, быел исә республиканың биш муниципалитетында урнашкан күпфатирлы 39 йортта 119 подъезд ремонтланачак. Башкалабыз Уфада күпфатирлы 24 йортта 77 подъезд тәртипкә китереләчәк.

Ремонт республика һәм муниципаль бюджетлар хисабына алып барыла. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр үз акчаларын кертми. Агымдагы елда әлеге программаны тормышка ашыруга 108 млн. сум юнәлтелгән, шул исәптән Башкортстан бюджетыннан – 97,0 млн. сум, 5 муниципалитетта урнашкан күпфатирлы 38 йортның 117 подъездын ремонтлау каралган.
Алар Уфа шәһәрендә, Аскын, Иглин, Чишмә һәм Стәрлебаш районнарында ремонтланачак.

Чишмә поселогында Тынычлык урамында урнашкан 163 санлы йортта өч подьезд, Яшьләр урамында урнашкан йортның ике подьездына ремонт ясала. Былтыр исә Чишмә районына әлеге программа буенча подъездларны ремонтлауга 33 миллион сум акча бүленгән. Комиссия йортларны карап чыккач, программа буенча ремонтлау өчен 66 подъезд сайлап алынган. Быел исә Чишмәдә күпфатирлы 6 йортка ремонт ясалачак. Бу – 21 подьезд дигән сүз.

«Тораксервис» җәмгыятенең баш инженеры Илдар Рәфыйков сүзләренә караганда, ике авыл биләмәсендә һәм Чимшә авылындагы йортларга ремонт ясалып бетеп бара. Алкино-2 авылында Крючков урамындагы 12 санлы йортта - 6 подъезд, Кара Якуп авылы биләмәсендәге Горное авылындагы Яшьләр урамында урнашкан 11 санлы йортта - 2 подьезд, шулай ук Чишмә поселогында 4 йорттагы подьездларга ремонтлар бетеп бара.

Илдар Альберт улы әйтүенчә, күпфатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасына ярашлы, тәрәзәләрне, почта тартмаларын, тоткычларны, ут сүндергечләрне, яктырткычларны, агач ишекләрне алмаштыралар, ишектән кергәч беренче баскычка кадәр плиткалар җәяләр һәм канал кабелен урнаштыралар, кирәк булганда козырекны һәм тышкы ишекләрне ремонтлыйлар.

Бу подъездларда яшәүчеләргә диварларның декоратив штукатуркасын сайлау мөмкинлеге бирелә. Шулай ук, инвалидлар, яшь балалы аналарга уңайлы булсын өчен пандуслар урнаштырыла. Подъездларның төсе дә анда яшәүчеләрнең теләгенә бәйле.

Төзүчеләр бер подъездда капиталь ремонт эшләрен ике атна эчендә башкарырга тиеш.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: