Узган елның февралендә Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, район Советы рәисе Равил Гомәров, секретаре Наилә Садыйкова катнашлыгындагы рәсми делегация Бүздәк район Советының 32нче утырышында катнашкан иде. Төбәкара чарада Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев, район Советы рәисе Рамил Салихов башлангычы белән төбәкләрнең үзара хезмәттәшлеге турында килешү төзелде.
Шушы вакыт эчендә муниципалитетара мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә байтак эшлекле чаралар үтте. Атап әйткәндә, Бүздәк районы вәкилләре Благовар төбәгендә үзидарә органнары эшчәнлегенә багышланган очрашуларда катнашып, тәҗрибә уртаклашты, благоварлыларның җавап итеп оештырылган эш сәфәре дә нәтиҗәле булды.
Каңлы-Төркәй авылында оештырылган күчмә утырышка исә Благовар район Советы җитәкчелеге белән берлектә Былышлы һәм Благовар авылларының хакимият башлыклары чакырылды. Күчмә утырыш эшендә Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев, аның урынбасарлары, Каңлы-Төркәй авыл Советы депутатлары катнашты.
Авыл биләмәсенең социаль-икътисади үсеше һәм депутатлар эшчәнлеге турында зур доклад белән Каңлы-Төркәй авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гали Шагалиев чыгыш ясады. Каңлы-Төркәй Башкортстанда күренекле авылларның берсе – биредә республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Габдулла һәм Хәким Гыйләҗевлар, Факиһа Тугызбаева туып-үскән.
Бүздәк төбәгендәге данлыклы башкорт авылының бай тарихи үткәнен барлагач, Гали Барый улы Каңлы-Төркәй авыл биләмәсенә кергән авылларның хәзерге торышына байкау ясады. Биредә 5 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, алар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бирелгән барлык хокуклардан нәтиҗәле файдалана, шулай ук 398 кеше җир пайларын бүгенге чорда гамәлдәге законнарга ярашлы файдалана. КФХлар халыкны эш белән тәэмин итү белән бергә, авыл биләмәсендә үткәрелгән барлык чараларда катнашып, спонсорлык ярдәме дә күрсәтә.
Агымдагы ел башына авыл биләмәсендә 930 кеше теркәлгән, 7 торак пунктта 502 йорт хуҗалыгы исәпләнә. Аянычка, соңгы елларда халык саны кимү күзәтелә. Бу яшь гаиләләр азаю белән дә бәйле – күпләр авылда калмыйча, чит тарафларга күченеп китә, шуңа да балалар аз туа, тоташ алганда, халык картая. Быел, мәсәлән, 2 бала туган, 11 кеше вафат булган.
Авыл биләмәсе социаль объектлар белән тәэмин ителгән – Каңлы-Төркәйдә һәм Таллыкүлдә фельдшер-акушер пунктлары эшли, аларда пациентлар өчен барлык шартлар тудырылган, медицина хезмәтен тәҗрибәле белгечләр күрсәтә. Авыл биләмәсендә мәктәпкәчә тәрбия һәм мәгариф үсеш кичерә, дип әйтергә мөмкин – балалар бакчасында 29 бала тәрбияләнә, 7 хезмәткәр эшли. Каңлы-Төркәй мәктәбе Хәким Гыйләҗев исемен йөртә, биредәге коллектив 23 укытучы һәм хезмәткәрне берләштерә, барлыгы 65 бала белем ала. Мәдәният өлкәсе район һәм республика күләмендә киң танылган иҗади коллективлар белән дан тота. “Заһидә” башкорт халык фольклор ансамбле һәм Габдулла Гыйләҗев исемендәге “Балкыш” халык театры нәкъ шундыйлардан.
Гали Шагалиев үзенең чыгышында Каңлы-Төркәй авыл биләмәсендә алып барылган эшчәнлекне бар тулылыгы белән ачып салды, шул ук вакытта, килеп туган проблемаларны да билгеләде. Хакимият башлыгы китергән мәгълүматны район Советы утырышы игътибарга алды.
Күчмә утырышка чыгарылган һәм тикшерелгән мәсьәләләр күптөрле булды, аерым алганда, Бүздәк районы Уставына, район Советы карарларына, район хакимияте структурасына аерым үзгәрешләр кертелде. Шулай ук “Башкортстан ихаталары” программасы үтәлеше һәм “Шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышы турында мәгълүмат тыңланды. Утырышта катнашучылар Хәким Гыйләҗев исемендәге мәктәптә булып, “Үсеш ноктасы” үзәге эше, музей экспонатлары һәм китапханә белән танышты.
Чарага йомгак ясап, Бүздәк район Советы рәисе Рамил Салихов Благовар район Советы белән хезмәттәшлеккә югары бәя бирде, әлеге башлангычның алдагы чорда да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде, чөнки сайлаулардан соң районнарда депутатлар корпусының үзгәрүе көтелә. Кунаклардан Благовар районы Советы рәисе Равил Гомәровка, Совет секретаре Наилә Садыйковага, Былышлы авыл хакимияте башлыгы Радик Габидуллинга һәм Благовар авылы хакимияте башлыгы Венер Авзаловка районның Рәхмәт хатлары һәм үзара хезмәттәшлек истәлеге итеп бүләкләр тапшырылды.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.