Анда билгеләнгән эшләргә республикада ихтыяҗ зур. Ул халыкның көнкүрешен яхшырту юнәлешендә мөһим инструментка әверелде. Программа йорт ихаталарында хәвефсез резина белән капланган балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзекләндерүне, эскәмияләр һәм урналар урнаштыруны, мәйданчыкларның коймаларын монтажлауны, яшелләндерүне, яктыртуны, асфальт түшәүне, парковкалар төзүне, тротуарларны ремонтлауны, башка күпсанлы эш төрләрен күздә тота.
Сентябрь азагында бу өлкәдә быел эшләнгәннәргә беренчел йомгаклар ясалачак.
Ә узган елда муниципалитетларны финанслауны исәпкә алып, ихаталарны төзекләндерүгә 1,27 млрд сум акча тотынылган, шуларның 12 млн сумы - милекчеләрнең үз акчалары.
"Быел безнең ихаталарны төзекләндерү чаралары Башкортстанның 30 муниципалитетында күпфатирлы 246 йорт территориясенә кагылды, аларда 50 меңгә якын кеше яши. Без 4550 парковка урыны булдырдык, 152 балалар һәм спорт мәйданчыгы, 84 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнаштырдык. Киләсе елга планнар билгеле инде. "Башкортстан ихаталары" – безнең халык арасында иң кирәкле программаларның берсе, аны гамәлгә ашыруны без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез", - дип язган социаль челтәрләрдәге битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге эшләрне республиканың торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә өстенлекле бурычлар дип билгели.
– “Башкортстан ихаталары” – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң яхшы проект. Без аны дәвам итәчәкбез. Мөмкин булганча йорт яны территорияләрен яңартуга өстәмә акча бүлеп бирергә тырышачакбыз, – диде Радий Хәбиров.
Аңа ярашлы, беренче чиратта, озак вакыт төзекләндерү көткән ихаталар яңартыла. 2024 елда төзекләндерергә планлаштырылган ихата территорияләре исемлегендә республиканың 30дан артык районы бар, алардагы ихаталарда ремонт эшләре башкарылачак.
Стәрлетамак шәһәрендә Ленин проспекты, 87, Ходайбирдин урамы, 130, 132 санлы йортлар янындагы балалар мәйданчыгы кәрәз формасында эшләнгән, бу Башкортстан Республикасы өчен бик символик. Проект буенча юлның һәм парковка урыннарының асфальт-бетон япмасын яңарту, төрле яшьтәге кешеләр өчен ял итү зоналарын яшелләндерү, яктырту һәм төзекләндерү эшләре каралган иде. Алар барысы да эшләнгән һәм төгәлләнгән.