Башкортстан 14 гомумдәүләт проектында катнаша, алар кысаларында төбәк проектлары гамәлгә ашырыла. Алар мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт, экология, яшәү өчен уңайлы мохит булдыру, эшкуарлыкны үстерү һәм башка өлкәләргә кагыла. Гомумән алганда, биш ел эчендә, 2019 елдан 2023 елга кадәр, республикада гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 172 миллиард сум акча тотынылды, шул исәптән 116,7 миллиард сум – федераль бюджеттан.
Илебез Президенты башлангычы белән гамәлдә булган «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасы модернизацияләнде. Хәзерге вакытта Башкортстанда 245 законсыз чүплек кала, зур чүплекләрне бетерү бара. Чүплекләрне бетерүгә 1,5 миллиард сум бүленгән. Эшләрнең сыйфатын Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шәхсән үзенең контролендә тота.
- Без республикабызда шәһәрләр, территорияләр һәм авыллар матур, уңайлы һәм төзек булсын өчен зур эш башкарабыз. Экология ягыннан килеп чыккан сорауларны һәм проблемаларны вакытында хәл итәргә тырышабыз. Шуңа күрә безгә башка төбәкләр белән тәҗрибә алмашу бик мөһим, - диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров чыгышларының берсендә. - Экология – безнең өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. 2020 елдан без каты көнкүреш калдыклары белән эшләү буенча инфраструктура төзедек. Чүп-чарны сортларга аеру һәм эшкәртү буенча бихисап эш башкарылды һәм ул дәвам итә.
Башкортстанда елга төпләрен арчу һәм тирәнәйтү буенча да колачлы эш алып барыла. Эшләр йөк һәм пассажирлар ташу өчен суднолар йөрешен файдалануны тергезү җәһәтеннән башкарыла. Төпне тирәнәйтү земснаряд ярдәмендә башкарыла. Мондый эшләр Агыйдел, Караидел, Дим һәм башка зур елгаларда ел дәвамында башкарылырга мөмкин. Бөрҗән районында Агыйдел елгасы төбен тирәнәйтү буенча эшләр 2021 елда алып барылды. Байназар, Нәби, Иске Монасыйп авыллары янында аккан елга тирәнәйтелүе районныкын гына түгел, ә республика икътисадын да алга этәрде. Эшләрдән соң зур суднолар йөкне (ашлык, май һ.б.) чит илгә чыгарырга мөмкинлек алды. Димәк, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән башкарылган эш эшкуарларга уңай йогынты ясады.
- Агыйдел елгасын тирәнәйткәнче без йөкне Әстерхан һәм Дондагы Ростов портларына кадәр генә илтә идек. Анда йөкне зуррак йөк судноларына күчерергә туры килә иде. Бу тагын өстәмә чыгымнар тудыра – йөк ташуның кыйммәтләндерә. Соңрак, төбәк җитәкчесе башлангычы белән башкарылган эшләрдән соң, эшләр җиңеләйде - елгага зур суднолар белән керү мөмкинлеге туды, - ди эшкуар Валерий Иванов.
Фото: t.me/radiyhabirov