- Бу - бик яхшы яңалык. Безнең Евразия НОЦы инде биш елга якын эшли һәм кайбер мөһим стратегик фәнни юнәлешләрнең үсешен билгеләүче үзенә күрә локомотив булып тора. Югары уку йортлары, фәнни учреждениеләр җитәкчеләре белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә без Башкортстанның барлык эре федераль фәнни-технологик проектларында катнашуга ирешә алдык. Бу «Приоритет 2030» да, «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» дә, «Университет эшкуарлыгы платформасы» да, һәм башкалар. Һәм безнең өчен фәнни тикшеренүләрнең гамәли нәтиҗәгә ирешүе бик мөһим, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Федераль грант суммасының бер өлеше вузара студентлар кампусында яңа лабораторияләр булдыруга юнәлтеләчәк. Аерым алганда, аларның берсендә күкерттән агынтыларны чистарту технологиясен эшләү белән Уфа Фән һәм технологияләр университеты һәм «Газпром нефтехим Салават» җәмгыяте белгечләре бергәләп шөгыльләнәчәк.
Тагын бер лаборатория Башкорт дәүләт аграр университетында булачак. Ул үсемлекләр селекциясе өлкәсендә тикшеренүләр алып барачак.