– Әгәр без “ихатага кердек” икән, барысын да тәртипкә китерергә кирәк. Шунда ук керү юлларын төзекләндерергә, түбә, фасадларны тәртипкә китерергә, – диде ул. – “Башкортстан ихаталары” – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иң яхшы проект. Без аны дәвам итәчәкбез. Мөмкин булганча йорт яны территорияләрен яңартуга өстәмә акча бүлеп бирергә тырышырбыз.
Илдә башка бер төбәктә дә булмаган уникаль проект – республикада яшәүче һәр кеше турында кайгырту билгесе ул. Аны башлар алдыннан халык арасында сораштыру үткәрелә. Беренче чиратта озак вакыт төзекләндерү көткән ихаталар яңартыла. 2024 елда төзекләндерергә планлаштырылган ишегалды территорияләре исемлегендә республиканың 30дан артык районы бар, аларның урамнарында да ремонт эшләре башкарылачак.
Башкаланың 450 еллыгы уңаеннан бу эш бигрәк тә Уфада киң җәелдерелде. Башкаланың Киров районында Степан Кувыкин урамындагы 18, 18/1, 18/2, 18/3, 20 йортларны берләштергән ишегалдына капиталь ремонт ясалды. Бу нәкъ әлеге “Башкортстан ихаталары”республика программасы ярдәмендә мөмкин булды.
Степан Кувыкин урамындагы йорт ихаталары тулысынча үзгәрде: бордюр ташлары алмаштырылды, юллар, тротуарлар һәм машина кую урыннары төзекләндерелде, яңа яктырту баганалары куелды, җәрәхәтләнү куркынычы булмаган заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килде, спорт мәйданчыгы җиһазландырылды.
Балалар уен мәйданчыгының бизәлеше юбилей стилистикасында башкарылган, ул Башкортстан башкаласының истәлекле датасын чагылдыра.
Төзекләндерү эшләре яз көне башланды. Ә инде август аенда уеннар һәм ял итү мәйданчыгы балалар һәм өлкәннәр өчен яраткан урынга әверелде, ә ишегалды барлык халык өчен уңайлы һәм кызыклы булды.
Быел республика программаны финанслауны 200 миллион сумга, ягъни барлыгы 1,2 миллиард сумга кадәр арттырды. Муниципалитетларның һәм милекчеләрнең акчаларын (12 миллион сум) уртак финанслауны исәпкә алып, агымдагы елда төзекләндерүгә юнәлтелгән гомуми сумма 1,272 миллиард сум тәшкил итте.
Радий Хәбиров башлангычы белән ишегалларын төзекләндерү программасы Башкортстанда 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә Башкортстанда 1326 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Әлеге максатларга 5 ел эчендә 6,2 миллиард сумнан артык бюджет акчасы юнәлтелде. Ел саен төзекләндерү дистәләгән мең кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, аерым алганда, 2023 елда аның нәтиҗәләрен шәһәр һәм авылларда яшәүче 50 мең кеше тойды.
“Быел ихаталарны төзекләндерү буенча чараларыбыз Башкортстанның 30 муниципалитетындагы күпфатирлы 246 йорт территориясенә кагылды, аларда 50 меңгә якын кеше яши. Без 4550 машина кую урыны булдырдык, 152 балалар һәм спорт мәйданчыгы, 84 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы урнаштырдык”, – диде Радий Хәбиров.
Ихаталарны төзекләндерү буенча мәҗбүри эшләр исемлегенә хәвефсез резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыклары, яшелләндерү, парковка урыннары, яктырту, видеокүзәтү, кече архитектура формалары (эскәмияләр, урналар һ.б.) урнаштыру керә.
Резида ВӘЛИТОВА.