Агымдагы елның икенче кварталындагы йомгаклар буенча, Башкортстан "Росреестр"ы идарәсе нәтиҗәлелек һәм эшчәнлекне санлаштыру рейтингында топ-10 территориаль хезмәт органнары исемлегенә керде һәм сигезенче урынны алды. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча Башкортстан әлеге рейтингта 14нче урында иде.
Рейтинг хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу, җир күзәтчелеге, җир төзелеше һ. б. эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча "Росреестр" территориаль идарәләренең һәркайсының эшчәнлеген характерлый торган төрле күрсәткечләрне исәпкә ала.
Бу елның 8 аенда Башкортстанда хокукларны дәүләт теркәвенә һәм кадастр исәбенә куюга 600 меңгә якын гариза кергән, күчемсез милек объектларына 992 меңнән артык хокук һәм йөкләмә теркәлгән.
Фото: башинформ.рф