“Безнең гаиләнең тарихы – туган якның хезмәт даны тарихында” дип исемләнгән чара Гаилә елы кысаларында оештырылды.
Бәйрәм Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды, аннары авылдашлар мәчеттә булды. Күркәм чарада катнашучылар мәдәният йортында урнаштырылган Асаевлар шәҗәрәсе белән танышты. Әйтергә кирәк, ул тарихи чыганакларга таянып, бик җентекле итеп төзелгән. Асаевлар бәйрәменә элекке фотосурәтләрдән торган күргәзмә дә ямь бирде. Аларда Асаевлар кавеме белән бергә тоташ Былышлы төбәгенең тарихы да бөтен тулылыгы белән чагылдырылган.
Асаевлар кавемендә игелекле гамәлләре белән туган төбәктә якты эз калдырган шәхесләр бихисап, алар арасында дин әһелләре дә бар. Гомерен шофер хезмәтенә багышлап, хаклы ялда Исламга хезмәткә бирелгән Мәҗит Асаев – шуларның берсе. Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Гыйлемхәт хәзрәт Хисаметдинов фатыйхасы белән Башкортстанда һәм Татарстанда киң танылу алган җырчы Рөстәм Мәҗит улы Асаев авылда мулла булган әтисенең якты рухына багышлап Коръән укып ишеттерде.
Авылдашлар бәйрәмен әзерләүгә зур өлеш кертүчеләр арасында Рифхәт Сәйделислам улы – кавемдәшләрнең якты вәкиле. Ул районда шулай ук киң билгеле шәхес – озак еллар җитәкче вазыйфаларда хезмәт салып, эшендә үрнәкле булу белән бергә, зур ихтирам да яулады. Асаевлар шәҗәрәсен унбер буынга кадәр төзү дә – аның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Бәйрәмгә багышланган концертта исә сәхнәне тулысынча Асаевлар тотты: Рөстәм, Гөлназ һәм Мөслим Асаевлар, Вилдан Шәмсетдиновның чыгышлары якташлар күңеленә хуш килде.