Күптән түгел Уфа үзенең 450 еллыгын билгеләде. Әлеге бәйрәмгә әзерлек вакытында башкала күзгә күренеп үзгәрде. Яңа ял итү урыннары, парклар, төрле төзелеш объектлары барлыкка килде. Чыннан да, соңгы 5 елда Уфа белән туристлар да күпләп кызыксына башлады. Яшеллек буенча илдә өченче урында булган башкалабыз бүген инде дөньядагы иң күренекле шәһәрләрдән дә бер дә ким түгел.
Уфа “Нур” татар дәүләт театры – күпләрнең яраткан рухи ял урыны. Чыннан да, театр бинасы үзенчәлекле төзелеше белән дә аерылып тора, андагы милли мохит тә күңелгә якын. Биредә татар халкының үткәне белән бүгенгесе үрелеп бара. Билгеле, мондый бинаның тирә-ягы да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Шушы максатны күз уңында тотып, театр янында урнашкан легендар совет разведчигы Даян Мурзин исемендәге сквер да төзекләндерелде.
Башкала мэриясендәге оператив киңәшмәдә Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников сөйләвенчә, биредә яктырту фонарьлары һәм видеокүзәтү челтәрләре урнаштырылган, гранит бордюрлар, тротуар плитәсе түшәлгән, ял итү зонасы булдырылган, декоратив агачлар утыртылган, шулай ук Русия прокуратурасының 300 еллыгы уңаеннан стела куелган. Сергей Плотников билгеләп үтүенчә, халыкның фикер-теләкләрен исәпкә алып, төзекләндерүдә сыйфатлы материаллар кулланылган.
– Ташларны һәм бордюрларны урнаштырдык. Скверның аскы өлешендә тротуарларга бетон плитәсе, өске өлешендә гранит плитә җәелде. Шулай ук кабель линияләре һәм яктырту баганалары, торшер һәм зур форматтагы урам яктырткычлары монтажланды. Бөтен территориядә эскәмияләр һәм урналар урнаштырылды, агачлар, куаклар утыртылды, чәчәк түтәлләре һәм газоннар булдырылды. Шулай ук биредәге таган да ял итүчеләрнең күңеленә хуш килер, дип уйлыйбыз, – диде
Сергей Плотников.
Даян Мурзин – герой-разведчик, партизаннар хәрәкәтендә легендар “кара генерал”. Бөек Ватан сугышы елларында Даян Баян улы җитәкчелегендә йөздән артык хәрби операция үткәрелгән, дошманның дүрт меңнән артык солдаты һәм офицеры, 200гә якын танкы һәм автомобиле юк ителгән, 19 тимер юл күпере шартлатылган. Шуңа да башкалада легендар якташыбызга һәйкәл куелуы гаять зур һәм мөһим вакыйга.
2022 елның 7 июнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы герое Даян Мурзинга һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Республика Башлыгы сүзләренчә, геройның башы өчен Гитлер 2 миллион марка билгеләгән булган. Бу вакытта әле “кара генерал”га 20 яшь тә тулмаган була. Сугыштан соң Даян Баян улы прокуратура һәм эчке эшләр органнары системасында эшли.
– Даян Мурзинга һәйкәл кую эшен ахырына кадәр җиткергән өчен
инициатив төркемгә һәм Башкортстан Прокуратурасына рәхмәтлемен. Республика, үз чиратында, шулай ук
финанслауда ярдәм итте, – диде
Радий ХӘБИРОВ.– “Нур” театры – яраткан урыннарыбызның берсе. Театрның яңа сезонын һәрвакыт көтеп алабыз. Һәр спектакльне карап барырга тырышабыз. Чыннан да, театр – ул аерым бер дөнья. Спектакльдән соң төзекдәндерелгән скверда йөрергә яратабыз. Хәзер биредә якты, матур. Чыннан да, рухи үсеш өчен дә, күңелне тынычландыру, уйларны тәртипкә китерү өчен дә рәхәт монда. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Биредә көндәлек тормыштан арынып, мәшәкатьләрне онытып, яңа сулыш алып яши башлаган кебек булабыз, – ди Хәлимә Рамазанова.
Чыннан да, биредә хәзер шундый милли күңелле өлкән яшьтәге апаларны да, хәрби булырга хыялланган кечкенә улларын җитәкләгән әти-әниләрне дә очратырга мөмкин. Әйе, кеше күңеленә матур уйлар, дөрес максатлар салу өчен күп кирәкми. Аны дөрес мохиттә тәрбияләү мөһим.
Гөлия Гәрәева.