+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
30 сентябрь , 20:46

Хатын-кызлар озаграк яши

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне.

Хатын-кызлар озаграк яши
Хатын-кызлар озаграк яши

Башкортстанда бу ел башына 60 яшьтән өлкәнрәк 1 мең ир-егеткә 1,5 меңнән артык хатын-кыз туры килгән. Бу хакта "Башкортостанстат" хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 60-64 яшьлек 1000 иргә 1252 хатын-кыз туры килә, 65-69 яшьлек - 1416 кеше, 70-74 яшьлек - 1634 кеше, ә 75+ яшьлек 1000 иргә инде 2465 хатын-кыз туры килгән.

"Мондый хәл, барыннан да элек, ирләрнең күпкә ешрак үлеме нәтиҗәсендә килеп чыга. Моннан тыш, хатын-кызлар белән чагыштырганда, ирләрнең гомер озынлыгы кыскарак булу проблемасын да билгеләп үтәргә кирәк. Башкортстанда ирләр һәм хатын-кызлар арасында уртача гомер озынлыгы үткән елда 11,16 ел тәшкил итте (Русиядә - 10,70 ел)", - дип билгеләделәр "Башстат"та.

Республикада 60+ яшь категориясендә эшләүчеләр саны гомум санның 5,9 процентын тәшкил итә, ә 60+ халкының гомум өлеше агымдагы ел башына 23,6 процентка тигез иде.

Бу ел башына республиканың шәһәрләрдә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк 555,7 мең кеше яшәгән, авылларда — 402,5 мең.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: