+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
4 октябрь , 12:55

"Сез - киләчәкне билгеләүче шәхесләр"

Бүген республикада укытучыларны бүләкләү тантаналары уза.

"Сез - киләчәкне билгеләүче шәхесләр"
"Сез - киләчәкне билгеләүче шәхесләр"

Бүген Хөкүмәт йортында Башкортстан Республикасында педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр тапшыру һәм Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының "Мәгариф отличнигы" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Чарада республиканың төрле почмакларыннан 80 укытучы катнашты.

- Укытучыларга хөрмәт һәм дан һәрвакыт булачак. Чөнки нәкъ алар киләчәгебезне формалаштыра. Илдә булган һәр вакыйга, һәр батырлык артында укытучы шәхесе тора. Нинди генә вазыйфалар биләсәк тә, зур җитәкчеме без, әллә гади эшчеме - һәркайсыбызның күңелендә булган укытучысы бар. Ә укытучы өчен иң зур дәрәҗә - уңышларга ирешкән укучыларыңны күрүдер. Әйе, балалар бүген сезнең "Укырга, эшләргә кирәк" дигән сүзләрегезне, бәлки, аңлап та җитмидер. Әмма еллар үткәч, шушы сүзләрнең мәгънәсенә ныграк төшенәсең.

Мин һәрвакыт 90нчы елларны искә алам. Бу вакытта илдә хаос иде. Ә мәктәптә һәрнәрсә үз урынында һәм анда иң мөһиме - укытучы. Дәүләттә, армиядә аңлашылмаучанлык булса да, мәктәп һәрвакыт аягында ныклап басып торды. Бу вакытта идеологиянең, тәрбиянең югалуын белдерделәр. Мин моның белән дә киешә алмыйм, чөнки шул вакытта тәрбияләнгән малайлар бүген кулларында корал алып, безне яклый...

Мондый хәлләрне әллә күпме китерергә була. Бүген исә сезнең эшегезне аз гына булса да билгеләп үтәсебез килә. Хезмәтегез өчен, үз һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәт, - диде республиканың фән һәм мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: