Бүген иртән Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетына Уфа шәһәренең Ладыгин урамында көнкүреш газы шартлау һәм аннан соң яну турында мәгълүмат килде.
Әлеге урынга ашыгыч хезмәтләр чыкты. 2нче катта урнашкан фатир януы ачыкланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, подъездның тәрәзәләре һәм ишекләре зыян күргән.
Шунда ук биредә яшәүче кешеләрне эвакуацияләү үткәрелә. 66 яшьлек ир 18нче хастаханәнең тән пешү бүлегенә госпитализацияләнгән. Аягы кыйпылчыктан җәрәхәтләнгән 31 яшьлек хатын-кыз 21нче дәваханәдә.