+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
16 октябрь , 09:15

Урамнар балкып торсын!

Соңгы биш елда төбәктә 48 меңнән күбрәк яңа яктырткычлар урнаштырылган

Урамнар балкып торсын!
Урамнар балкып торсын!

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров рәислегендә үткән киңәшмәдә агымдагы елда “Башкортстанда участок полициясенең иң яхшы инспекторы”, “Башкортстанда балигъ булмаганнар эшләре буенча иң яхшы инспектор” һәм “Административ күзәтчелекне гамәлгә ашыру буенча иң яхшы инспектор” һөнәри осталык конкурсларын үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Полициянең участок инспекторлары – профилактика системасының төп звеносы, хокук бозуларга каршы көрәштә алгы сызыкта тора. Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча алар тарафыннан 3 меңгә якын җинаять ачылган.

– Полиция участок инспекторлары хезмәтенең популярлыгын арттыру һәм аларның эш нәтиҗәлелеге мөһим стратегик бурычлар булып тора. Әлеге хезмә­т­нең абруен күтәрү һәм полиция участок инспекторлары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелектә уңай фикерне ныгыту максатында, һөнәри конкурслар оештырыла, – диде Андрей Назаров.

Арытаба утырышта катнашучылар тышкы яктырту системаларын яхшырту программасын тормышка ашыру мәсьә­ләләре турында фикер алыштылар. Әлеге программага 2019 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән старт бирелде.

2019-23 елларда республикада 900 миллион сумлык якынча 48 мең яңа яктырткыч урнаштырылган.

– Узган ел махсус программа кысаларында 8 меңнән артык яктырткыч урнаштырылды. Бу максатларга Башкортстан бюджетыннан 300 миллион сум акча бүленде. Агымдагы елда әлеге юнәлеш буенча чаралар дәвам итә. Аларны гамәлгә ашыру өчен республиканың муниципаль берәмлекләрен 200 миллион сум күләмендә финанслау каралган, – диде Андрей Назаров.

Торак-коммуналь хуҗа­лык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итүенчә, әлеге акчаларга 49 муниципаль берәмлектә 5 мең як­тырткычның 4 меңнән артыгы урнаштырылган да инде. Моннан тыш, 1248 яктырту терәге урнаштырыл­ган, 100 километр ли­нияләр монтажланган.

Утырышта, шулай ук, “Мәгариф” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде. Мәгариф системасы төбәк Хөкүмәте эшчәнлегендә өстенлекле тармакларның берсе. Башкортстанда әлеге программаны гамәлгә ашыруга быел 7,5 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән, шуның 6 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары.

– “Заманча мәктәп” проекты кысаларында агымдагы елда 73 “Үсеш ноктасы” үзәге һәм 3 “Кванториум” балалар технопаркы ачылды. Республиканың 39 мәктәбендә санлы белем бирү мохитен үстерү өчен шартлар булдырылды. Шулай ук, 43 спорт залы ремонтланачак һәм балаларга өстәмә белем бирү өл­кәсендә 3600 яңа урын булдырылачак, – диде Андрей Назаров.

Утырышта аерым категория гражданнарга торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында да фикер алыштылар.

– Башкортстанда бу чара 16нчы ел гамәлгә ашырыла. Ул ветераннарга, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләргә, радиация алган гражданнарга һәм күпбалалы аз керемле гаиләләргә кагыла. Русия Президентының Федераль Җыелышка Юлламасында билгеләнгән максатларга ярашлы, күпбалалы гаи­ләләрнең керемнәрен арттыру мәсьәләләрен хәл итү – безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе, – диде Андрей Назаров.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: