Без дә шунда булдык, билгеле. Хезмәттәшебез соңгы елларда биш китап чыгарды, аның китап туйлары да күп оештырылды. Монысы да гаҗәеп җылы, матур булды.
"Кызыл таң"ның өлгер журналисты Зөһрә Исламованың “Гомер йомгагы” җыентыгын 2020 һәм 2022 елларда басылып чыккан “Бәхет ачкычы” һәм “Яшәү яме” дигән китапларының дәвамы дип санарга мөмкин.
Биредә дә республикабызның төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт салучы кешеләр турында язмалар тупланган.
Әлеге җыентыкта замандашларыбыз өчен генә түгел, киләсе буыннарга да үрнәк булырдай көчле рухлы, сәләтле, фәһем алырдай язмышлы геройлар белән танышырга була.
Аны тәкъдир итү кичәсендә Уфа шәһәре «Ихлас» мәчете Мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Җәмил Әбделманов, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Шәймәрданов, Башкортстанның халык артисты Фирдус Шәрәфуллин, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Сәфәргулова һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.
Китап сатудан кергән акча СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәмгә китәчәк. Әлеге истәлекле чара турындагы язманы гәзит битләрендә укыгыз.