-1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
3 декабрь , 20:30

Башкарма власть үз эшен штат режимында дәвам итә

Башкортсан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры эфирда республиканың Министрлар кабинетының һәм республика Хөкүмәте Премьер-министрының үз вазыйфаларын башкаруы турында сорау яңгырады.

Башкарма власть үз эшен штат режимында дәвам итә
Башкарма власть үз эшен штат режимында дәвам итә

"Российская газета"дан Альфред Әһлетдинов ни өчен министрлар һәм Башкортстан Хөкүмәте составы әлегә кадәр расланмавы турында сорау бирде.

Радий Хәбиров, әлеге вакытта кандидатураларны федераль дәрәҗәдә килештерү процедурасы бара, дип җавап бирде. Кадрлар сәясәтендә зур үзгәрешләр булмаячак, чөнки барлык вазыйфалы кешеләр куелган бурычларны тиешенчә үти. Федераль дәрәҗәдә расланмау аларга үз бурычларын үтәргә берничек тә комачауламый. Якын арада процедура тәмамланачак һәм республика Хөкүмәте составы расланачак. Премьер-министр булып Андрей Назаров калачак дип көтелә.

Радий Хәбиров үзенең отставкага китүе турындагы хәбәрләрне җитәкчелеккә килгәннең икенче көненнән үк ишетүе турында әйтте. Мондый хәбәрләрне таратучылар республикада да, аннан читтә яшәүчеләр арасында да бар. Зеленский режимының Радий Хәбировны үзенең дошманы дип игълан итүен дә онытырга ярамый.

"Русиядә иң эре төбәкләрдән саналучы республика җитәкчесе буларак, моны аңлап кабул итәргә кирәк. Ә менә көн саен соңгы акчаларын мошенникларга бирүче ватандашларыбызны кисәтү турында сөйләргә генә түгел, кычкырырга вакыт", - диде төбәк җитәкчесе.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: