+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
17 декабрь 2024, 09:25

Салават Юлаев һәйкәле яңача яшәячәк!

Бу хакта республикада иң күренекле һәйкәлләрне иҗат иткән сынчы да белдерде.

Салават Юлаев һәйкәле яңача яшәячәк!Салават Юлаев һәйкәле яңача яшәячәк!
Салават Юлаев һәйкәле яңача яшәячәк!

"Мин бала чактан ук Башкортстан белән кызыксынам, - ди Русиянең халык рәссамы, сынчы Салават Щербаков. - Без Башкортстанның бүгенге көндә барган үсеш юлын күрәбез һәм киләчәккә карыйбыз. Бөтендөнья башкортлары корылтаена илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килүчеләрнең барысы да үзе белән халык рухының бер өлешен алып килде. Делегатларның күпчелеге белән танышмын һәм дусмын, мәсәлән, билгеле сынчы Сосланбәк Тавасиевның оныгы белән.

Кеше буларак та, сынчы буларак та, Башкортстанга даими кызыксынуым бар. Бу безнең мәдәни һәм тарихи мирасны югалтмау, аны теркәп, киләчәк буынга тапшыру мөмкинлеген бирә.

Әле безнең төбәк үсешенә зур хезмәт салган КПСС Өлкә комитетының элекке беренче секретаре Мидхәт Шакиров һәйкәле өстендә эшләр бара. Без, шулай ук, Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләячәкбез. Бу - үтә җитди процесс, һәм мин анда консультант буларак катнашам".

Фото: "Башинформ".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас