1. Русия Президентын сайлаулар
15,16,17 март көннәрендә булган тавыш бирү илнең һәм бөтен дөньяның киләчәген билгеләгән төп сәяси вакыйга булды. Президент сайлаулары беренче тапкыр өч көн дәвам итте. Өч көнлек тавыш бирү системасын пандемия вакытында ук куллана башлаганнар иде һәм, Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге хәбәр итүенчә, халыкның 74 проценты аның уңайлы булуын билгеләгән.
Югары постка 4 кеше дәгъва итте, аларның барысы да рәсми рәвештә Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлгән иде. Аларның өчесе – партияләрдән кандидатлар, берсе – үз-үзен тәкъдим итүче.
Ил Президенты итеп алты елга Владимир Путин сайланды, аны халыкның 87,28 проценты хуплады.
2. Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар
Бу мөһим сәяси вакыйга 6-8 сентябрьдә узды. Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе, сайлаучыларның килүе 72,34 процент тәшкил итте, 2,153 миллионнан артык сайлаучы тавыш бирде, дип хәбәр итте. Бу сайлаучыларның иң күпләп килүе булды.
Төбәкнең гамәлдәге җитәкчесе, “Бердәм Русия” партиясеннән кандидат Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгын сайлауларда 80,21 процент тавыш җыйды. Радий Хәбиров өчен республиканың 1,724 миллионнан артык сайлаучысы тавыш бирде.
“Шәхсән минем өчен билгеле бер санда кешеләр тавыш бирде. Мин, әлбәттә, аларга рәхмәтле, чөнки син тавыш биргәндә һәрвакыт кешегә ышаныч белдерәсең. Мин, республиканың гамәлдәге Башлыгы буларак, бу ышанычны акларга тырышачакмын”, – диде Радий Хәбиров.
3. Уфаның 450 еллыгы
30-31 августта бәйрәм федераль дәрәҗәдә билгеләнде. Тиешле указны 2020 елның ноябрендә Русия Президенты Владимир Путин имзалады. Шулай да, шәһәр юбилее кунаклар өчен түгел, ә барыннан да элек республика халкы өчен оештырылды.
Аңа әзерлек барышында күп кенә проблемалар хәл ителде – начар юллар һәм алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итүдән алып, эре спорт һәм мәдәни үзәкләр төзелешенә кадәр. Шәһәрнең юбилее, республиканың барлык халкы өчен дә мөһим чарага әверелде, чөнки Уфа – ул төбәкнең үзәге, һәм барлык алдынгы идеяләр нәкъ менә шуннан тарала.
Шәһәр юбилеена урамнар, парклар һәм скверлар яңартылды, мәктәпләр һәм дәваханәләр төзелде, курчак театры төзекләндерелде, Спорт көрәше үзәге һәм башка объектлар төзелде. Бәйрәм республика тарихына чагу вакыйга булып кереп калды.
4. Русия һәм Казахстан төбәкләренең XX Халыкара хезмәттәшлек форумы
Уфага ике дәүләтнең хакимият һәм бизнес вәкилләре килде, монда ике яклы хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре хәл ителде. Русия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, хәзерге вакытта илнең 76 төбәге Казахстан өлкәләре белән турыдан-туры партнерлык элемтәләре урнаштырган, 2022 елда күрше дәүләт белән товар әйләнеше 10 процентка арткан һәм 28 миллиард доллардан артып киткән.
Юбилей форумының Уфада узуын экспертлар Башкортстанга һәм аның җитәкчелегенә зур ышаныч белән бәйли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: аннан алда гына Уфада Русия һәм Беларусь төбәкләренең X форумы узды, һәм республика чираттагы тапкыр эре халыкара чараларны уздыру урынына әверелде.
Шәһәр халкы өчен Русия һәм Казахстан төбәкләре форумы чын бәйрәмгә әверелде: рәсми вәкилләр мөһим мәсьәләләр турында фикер алышкан арада шәһәрдә күргәзмәләр, ярминкәләр, халык күңел ачу чаралары узды, аларга уфалылар һәм башкала кунаклары гаиләләре белән килде.
“Русия белән Казахстан төбәкләренең Халыкара хезмәттәшлек форумын Уфада уздыру карары өчен без бик рәхмәтле. Безнең өчен бу – зур мәртәбә, – дип язды социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров. – Һичшиксез, форум сәүдә-икътисади, эшлекле, гуманитар элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәк. Без сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән өлкәләрендә хезмәттәшлекне дәвам итәбез. Безне уртак тарих, мәдәният бәйли, безнең тамырлар уртак”.
5. “Русия – спорт державасы” Халыкара форумы
17, 18, 19 октябрьдә ил Президенты Владимир Путин катнашлыгында узган һәм илнең спорт тормышында төп вакыйга булган, Русиядә физкультураны, һөнәри һәм киңкүләм спортны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр хәл ителгән форум иң абруйлы мәйданчыкка әверелде. Уфага өч меңнән артык кеше килде. Алар арасында – Олимпия чемпионнары, спорт федерацияләре җитәкчеләре, бизнесменнар, журналистлар һәм экспертлар бар иде.
Алар уникаль Спорт көрәше сарае, Фехтование үзәге, Ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын карады, Рима Баталова исемендәге спорт әзерлеге, Светлана Хоркина исемендәге гимнастика үзәкләрендә булды.
Башкортстан спорт корылмалары саны буенча алдынгы төбәкләр исәбенә керә. Алар бездә 13 меңнән артык. Бу күрсәткеч буенча без Мәскәүдән генә калышабыз. Узган елларда гына да Уфада Футбол манежы, Октябрьскийда – Боз сарае, Шаран, Борай, Хәйбулла районнарында – Физкультура-савыктыру комплекслары, Акъяр авылында бассейн сафка бастырылды.
* * *
Бу сәяси ел Башкортстанда республика Башлыгының Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юлламасы һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаеның VI съезды белән тәмамланды.
Махсус хәрбия операциягә ярдәм итү елның иң мөһим максатларының берсе булды. Бу изге гамәлләр безнең белән киләсе елга да күчә – 2025 ел республикада “Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм”, Русиядә – “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы” еллары дип игълан ителде. Ата-бабаларыбызның хәрби данын, аларны дәвам итүче бүгенге көн геройларына багышланган ел имин килсен, илебезгә кот өстәсен, халыклар дус-тату һәм тыныч яшәсен иде.
Резида ВӘЛИТОВА.