Республикада шундый мәртәбәле бәйгедә җиңү өчен 52 торак пункт көрәшкән иде. Габделкәрим халкы үзләренең аек һәм яхшырак яшәргә омтылуын ачык һәм ышанычлы итеп дәлилләде. Аңа кадәр исә бик зур эш башкарылды: күпсанлы профилактик, мәдәни-ял һәм спорт чаралары, хәйрия һәм иҗтимагый әһәмиятле акцияләр оештырылды, күрше районнарда һәм төбәкләрдә аеклыкны пропагандалау тәҗрибәсе өйрәнелде. Иң мөһиме – алар бернинди яңалык та уйлап тапмады һәм конкурс барышында инде күп еллар дәвамында ничек яшәвен күрсәтте. Бу – беренче чиратта, үзенең юбилейлы 15нче сезонын билгеләп үтүче “Габделкәрим чаңгы юлы” спорт фестивале. Анда ел саен берничә төбәктән килгән һәвәскәр спортчылар катнаша. Шулай ук “Саулыкпиада” спорт-музыкаль бәйрәме дә – кызыклы чара.
Бүген авылда 11 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Үзләренең киләчәктә дә авылның көндәлек тормыш-көнкүреш мәсьәләләрен бергәләп хәл итәргә, аның кабатланмас йөзе һәм барлык халкының иминлеге турында кайгыртырга омтылулары турында алар башкалада үткән сайлап алу турында да чагу чыгыш ясады.
Җиңүчеләрнең зур командасы призлы 5 миллион сумга спорт-балалар мәйданчыгы җиһазландырырга булды. Моның өчен бөтен авыл халкы шимбә өмәләрендә катнашты, һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Авыл старостасы Наил Нигъмәтуллин әйтүенчә, ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен уңайлы килеп чыккан.
Ярмәкәй районына эш сәфәре белән барганда безне нәкъ шушы спорт-балалар мәйданчыгында авыл активистлары каршы алды. Алар ирешелгәннәр белән туктап калмаска, киләчәктә дә шушы юнәлештәге эшчәнлекне дәвам итәргә уйлый.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, катнашучыларның күпсанлы үтенечләре һәм теләкләре нигезендә, җиңүчеләргә генә түгел, ә барлык финалистларга да финанс ярдәме күрсәтү турында Башкортстан Хөкүмәте карары кабул ителү дә зур этәргеч. Хәзер конкурсның республика этабында катнашучыларның барысы да (җиңүчеләрдән тыш) 200 мең сум күләмендә бүләкләнә.
Финанслау авыл торак пункты территориясен төзекләндерүгә каралган. Шул рәвешле, конкурсның приз фонды үткән елдан 8,4 миллион сумга арттырылды һәм 50 миллион сумга якын тәшкил итә. Без Габделкәрим авылы халкының яңа җиңүләргә ирешәчәгенә дә шикләнмибез!
Резида ВӘЛИТОВА.