Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республикада лаеклы тормыш өчен уңайлы мохит булдырыла, икътисади үсеш, экологик иминлек тәэмин ителә. «Тирә-як мохит сыйфаты» күрсәткече ил субъектлары башлыклары эшенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының берсе булып тора.
Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 2025 елга табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсендәге планнар һәм бурычлар турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, калдыклар белән эш итү өлкәсендә төп проект – ябык цикллы икътисад. Калдыклар белән эш итү реформасыннан эшкәртүгә күчү булды. Хәзер төп бурыч – икенчел чималны максималь файдалану, әйләнешкә һәм эшкәртүгә җәлеп итү.
Бүген калдыкларны туплауның база инфраструктурасы булуга карамастан, объектларда кытлык саклана. Шуңа күрә 2025 елда якынча 160 мәйданчык булдыру, 4,5 мең контейнер сатып алу һәм төбәк операторлары көче белән 23 берәмлек махсус техника сатып алу планлаштырыла.
Былтыр яввмнар белән бәйле вәзгыять катлаулы булган Урал аръягы районнарында аның нәтиҗәләрен бетерү буенча эш дәвам итәчәк. Беренче чираттагы чараларны уздыру өчен акчалар районнарга җиткерелде, эш башланган инде.
Шулай ук быел Баймак районында Сакмар сусаклагычын капиталь ремонтлау дәвам итәчәк һәм Башкортстанның иң эре гидротехник объекты – Йомагуҗа сусаклагычын ремонтлауга керешәчәкбез.
Фото: pravitelstvorb.ru