+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
17 гыйнвар 2025, 10:25

Ишембай - «Хезмәт батырлыгы шәһәре»

15 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин указы белән Ишембайга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде. Шәһәр аңа 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә ирешүгә, сәнәгать предприятиеләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештерүне тәэмин итүгә зур өлеш керткән, шул ук вакытта хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен лаек булды.

Ишембай - «Хезмәт батырлыгы шәһәре»
Ишембай - «Хезмәт батырлыгы шәһәре»
Ишембайны Башкортстанның нефть чыгару һәм нефть эшкәртү сәнәгатенең беренче флагманы дип атарга мөмкин. Нәкъ менә монда Идел-Урал төбәгендә беренче тапкыр кара алтын тапканнар. 1940 елда шәһәр статусын алгач, Ишембай республиканың шәһәр төзүче үзәкләренең берсенә әверелә, ә Бөек Ватан сугышы елларында фронт өчен мөһим терәк була.

"Моның Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында булуы символик мәгънәгә ия. Бөек Ватан сугышы вакытында нәкъ менә Ишембай - "икенче Баку" - фронт ихтыяҗларын тәэмин иткән. Биредә 4,5 млн тонна нефть чыгарылган — сугыш елларында СССРда алынган нефтьнең дүрттән бер өлеше.

Ишембай Башкортстанда, Уфадан кала, икенче "Хезмәт батырлыгы шәһәре" булды. Республика халкы фронттагы һәм тылдагы батырлыклары, көндәлек фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайтты.

Соңгы елларда Ишембай бик актив үсә. Шәһәрдә матур парклар, скверлар барлыкка килде, Башкортстан нефтен Беренче ачучылар төп мәйданы төзекләндерелде. Икътисад яхшы эшли - шул исәптән «Алга» махсус икътисади зонасы һәм, әлбәттә, Ишембайның хезмәт сөючән халкы аркасында.

Шәһәрдә үзгәрешләр Ишембайның социаль өлкәсенә күп өлеш керткән «Башнефть» компаниясе ярдәмендә дә бара. Быел шәһәргә 85 ел тула. Алда — ишембайлылар өчен яңа карарлар һәм кызыклы проектлар", - дип язды Башкортстан Башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә.

Шулай ук Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, «Ишембай — Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын иң яхшы урыннарның берсенә урнаштырачаклар. Аны шәһәр халкы белән бергә сайлаячаклар.

Фото: башинформ

Тулырак: https://www.bashinform.ru/articles/analytics/2025-01-17/perezagruzka-ishimbaya-obnovlenie-goroda-s-bogatoy-istoriey-i-trudovoy-doblestyu-4086846

 

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас