Бүген республиканың бер районында бик нык салкын һава торышы күзәтелсә, икенче районында салкын буран турында яза социаль челтәрләрдә утыручылар.
Ә җылырак яктагы Әбҗәлил районында менә-менә сирень чәчәк атачак!
Анда яшәүчеләр әлеге фотография белән уртаклашкан. Аскар авыл хуҗалыгы бүлеге бинасы янында куак бөреләнә башлаган. Ботаниклар, әлеге хәл моңа кадәр торган җылы көннәргә бәйле, ди. Менә шулай да була икән...
Фото: vk.com/wal