+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
24 гыйнвар 2025, 15:20

Иске Абзан яңара һәм күркәмләнә

Күчәрбай авыл биләмәсендә урнашкан авылда “Урындагы башлангычларга ярдәм” проекты кысаларында соңгы чорда күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды.

Иске Абзан яңара һәм күркәмләнәИске Абзан яңара һәм күркәмләнә
Иске Абзан яңара һәм күркәмләнә

Мәсәлән, өмәләр барышында ике зират биләмәләре чистартылды, коймалары яңартылды, урам юллары тәртипкә китерелде.
Шунысы куанычлы: авылны матурлауга хәзерге вакытта чит төбәкләрдә гомер итүче авылдашлар да кушыла. Агыйдел шәһәрендә яшәүче Рәзилә Фәйзуллина – шуларның берсе. Аның матди ярдәме белән, “Атайсал” проекты кысаларында, авылга кергән урында стела урнаштырылды.
Эшне башкаручы оста – Рөстәм Сакаев. Әйткәндәй, аның тырышлыгы белән район авылларында берничә арт-объект куелды. Тимер эшенә кулы яткан оста киләчәктә дә бу юнәлештәге эшчәнлеген дәвам итеп, район төбәкләрен матурлауга лаеклы өлеш кертергә омтыла.

 

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас