0 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
28 гыйнвар , 06:56

Давытларның һәр урамы безне үткәнгә илтә

Авыл халкы бай тарихлы туган төяген республика программасы ярдәмендә төзекләндерергә ниятли

Давытларның һәр урамы безне үткәнгә илтә
Давытларның һәр урамы безне үткәнгә илтә

Авыл халкы бай тарихлы туган төяген республика программасы ярдәмендә төзекләндерергә ниятли

Безнең Давытлар авылы Борай районының көньяк-көнчыгы­шын­да урнашкан. Аның тарихы бик ерак дәверләргә барып тоташа. 1834 елда үткәрелгән халык санын алу мәгълүматларында исеме сакланган, 1748 елда туган Абдуллатыйф Давытов үзенә яшәү өчен уңайлы урын эзләп йөргәндә өч елга кушылган төбәккә килеп чыккан.

 

Элек урманнар арасында юллар булмау сәбәпле, кешеләр елга үзәннәре буйлап кына йөргән. Өч елганың да суы яраклы булып чыккан: берсе – аш-су, икенчесе – мал-туар, өченчесе юыну өчен. Шулай да, Давыт бабай Утар елгасын файдалырак күргән һәм шунда төпләнгән. Халык урманнарны төпләп, чәчү җире әзерләгән. Авыл халкының төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган.

Октябрь революциясе, Гражданнар сугышы, 1928 елда авылдан читтә “Кызыл бүләк” коммунасын төзү, Бөек Ватан сугышы елларында ил күргәнне кичереп гомер иткән халык. Әйе, авыл урамнары, җырда­гыча, күпне күргән, күпне кичергән.

Мин сезне чал тарихны барлап, үткәннәрне саклап яшәүче урамнар буйлап сәяхәткә чакырам. Иң үзәктә – Ирек урамы. “Азатлык” төшенчәсе никадәр чиксез булгандай, бу урам да шундый киң һәм якты. Авылга кереп бераз баргач та ике мәчетнең берсе күренгән. Ләкин революция җилләре исә башлагач, мәчет ябыла, дин әһелләре сөргенгә сөрелә. Түбәнгә төшкәч, елга буенда тегермән эшли. Такта ярыкларыннан ап-ак он порхылдый, ә тегермәннең күңелле гүләве тирә-якны тагын да җанлан­дырып җибәргәндер.

Урам буйлап алга барабыз. Алда безне 1970 елда таштан салынган мәдәният йорты каршы ала. Әлеге вакытта клуб мөдире булып эшләүче Илвар Шакиров мәдәният учагын сүндермәс өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Яңа ел, Ватанны саклаучылар көне, 8 март, Кышны озату, сабантуйлар вакытында урамнар җыр-моңга тула.

Клубтан ерак түгел авылыбыз имамы Илфар Вафин хәстәрлеге, авылдашлар ярдәмендә төзелгән Ак мәчет балкып тора. Иман йортыбызда Ураза, Корбан бәйрәм­нәре үтә, аннан һәркөн илаһи азан тавышы тарала. 1918 елда икенче мәчет урынында мәктәп ачыла. 1938 елга кадәр – башлангыч, аннан соң тулы булмаган урта мәктәп үз ишекләрен ача. Әлеге белем йортына 7 чакрым ераклыкта урнашкан авылдан да балалар килә. Аякларында чабата, кияргә юньле кием дә юк. Берничә инеш аша үтеп, ә кышын ачы бураннарда укучылар мәктәпкә агыла, чөнки укырга теләкләре шундый көчле була. Хәзерге көндә, балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп ишек­ләре ябылды... Ирек урамының уң ягында Бөек Ватан сугышында һәлак булган яугир авылдашлар истәлегенә төзелгән обелиск тора. Канлы сугыш елларында фронтта Давыт авылыннан 146 кеше көрәшә, алардан 100 кеше туган якларына әйләнеп кайта алмый, Ватан азатлыгы өчен башларын сала. 2012 елда эшкуар Флорис Шакиров ике улы ярдәме белән яңа обелиск төзеде. Сугыш яланнарында ятып калган солдатларның исеме мәрмәр ташка уеп язылды, алар халык хәтерендә мәңге сакланыр. Әфган сугышында һәлак бул­ган, үлгәннән соң “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнгән Радис Шакировның исеме 101нче булып язылды...

Ирек урамының яртысыннан Чишмә урамы китә һәм Салкын чишмәгә барып тоташа. 2023 елда район үзәгендә яшәүче игелекле эшкуар Айрат Басыйров үзенең эшчеләре белән Салкын чишмәбезгә “җан өрде”. Иске бура сүтелеп, заманча корылмалар белән чишмә буе төзек­ләндерелде, ял итү урыны булдырылды.

Авылыбыз үзгәрә, халыкның көнкүреше яхшыра бара. Туган авылны тагын да ямьләндерү өчен быел авылдашлар “Урындагы башлангыч­ларга ярдәм” программасында катнашырга теләк белдерде. Ниятләр изге – авыл урамнарына ком-таш түшәп тигезләү, төзекләндерү. Хыяллар тормышка ашар, яшьлек эзләрен саклаучы, онытылмас хатирәләргә бай урамнарыбыз тагын да күркәмләнер дип өметләнә бал кортыдай уңган Давыт авылы халкы.

Ания Шакирова,
инициатив төркем әгъзасы.
Борай районы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: