+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
13 февраль , 20:43

Башкортстанда ихаталар әйбәт төзекләндереләме?

Агымдагы елның 13 февраленнән 31 мартына кадәр күпфатирлы йортларда яшәүчеләрне "Башкортстанда ихаталар территорияләрен комплекслы төзекләндерү программасын гамәлгә ашыруның сыйфатыннан халыкның канәгатьлеге" дигән сораштыруда катнашырга чакыралар.

Башкортстанда ихаталар әйбәт төзекләндереләме?
Башкортстанда ихаталар әйбәт төзекләндереләме?

Сораштыру нәтиҗәләрен исәпкә алып, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы республика шәһәрләре һәм районнары Иҗтимагый палаталары белән берлектә агымдагы елда "Башкортстан ихаталары" программасы кысаларында ремонт эшләре өчен ихаталар сайлап алачак.

Шуннан соң профильле ведомстволарны, оешмаларны җәлеп итеп, "түгәрәк өстәл"ләр үткәреләчәк, анда республика җәмәгатьчеләре программаны тормышка ашыру кысаларында күпфатирлы йортлардагы бина милекчеләренең эш башкарудан канәгатьлеген өйрәнүнең системалаштырылган нәтиҗәләрен игълан итәчәк.

Искәртәбез, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елның 12 декабрендә Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында Башкортстанның Иҗтимагый палатасына 2025 елда бу программаны гамәлгә ашыру сыйфаты буенча халыкның фикерен өйрәнергә кушкан иде.

Сораштыруга сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/67ab1e5d068ff0c71ffe8f3c/?clckid=37797705

Фото: ksp-ufa.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: