+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Республика
17 февраль , 09:34

“Ямурза ишегалды”нда “САДЖанем”!

Балтач төбәгенең яшь эшкуарлары Лилия һәм Марат Хәйруллиннар ир-егетләр бәйрәменә үзенчәлекле чара әзерли

“Ямурза ишегалды”нда “САДЖанем”!
“Ямурза ишегалды”нда “САДЖанем”!
Кеше бу дөньяга үзеннән соң дәвамын калдырырга килә. Кызганычка каршы, безгә бирелгән вакыт бик тиз уза һәм, аны мөмкин кадәр күбрәк изге эшләр башкарып үткәрергә кирәк. Менә шул вакытта, чыннан да, без балаларыбыз, оныкларыбыз һәм гомумән, тирә-юньдәге кешеләр күңелендә озак сакланырбыз.

Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Лилия һәм Марат Хәйруллиннар – әлеге төбәкнең күркәм гаиләсе. Мәктәп тәмамлагач, Бөре педагогия институтында укыганда таныша алар.

– Мин 1987 елда туганмын. Хәлле генә гаиләдә өченче бала булып үстем мин. Үсмер елларына җиткәндә әти инде хаклы ялда иде. Бик акыллы, төпле кеше иде ул. Безгә – миңа, абыема һәм апама – тормыш мәгънәсен, аның асылын аңлатырга тырышты. Әле мәктәптә укыган чакта ук әтигә ияреп, мич чыгарырга йөри идем. Аның белән менә шундый кечкенә “бизнес”ыбыз бар иде безнең. Шулай итеп, мин укучы булганда ук үзем акча эшләргә өйрәндем.

Әни гомер буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Ул бала тәрбияләүнең нәрсә икәнен һөнәри яктан да яхшы белә иде. Кирәк чакта җитди, кирәк вакытта бик киң күңелле була белде алар. Гомумән, тәрбиябез өчен әти-әнигә чиксез рәхмәтле мин. Кызганычка каршы, алар кыска гомерле булды. Әлеге уңышларыбызны күреп, алар бик нык сөенер иде, – дип сүз башлады Марат Тәлгать улы.

Лилия Мәснәви кызы шушы районның Нөркә авылында туып-үскән. Мәктәп тәмамлагач, ул да апасы эзеннән китәргә була һәм Бөре педагогия институтынның чит телләр факультетына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Марат белән язмышын бәйли ул. Шулай итеп, яшь гаилә Иске Балтач авылына кайтып төпләнә. Бүген Лилия “Максимум” балалар үсеше студиясен җитәкли. Анда ул шулай ук инглиз телен укыта.

Марат кечкенәдән җәмәгать эшләрендә бик актив катнаша. Сәхнә тормышын да үз итә ул, райондагы башка чаралардан да читтә калмый.
– Иске Балтачта эшкә урнашып, гаилә коргач, трофи-рейдлар белән шөгыльләнә башладым. Мине нәкъ “кыргый туризм” кызыксындыра. Үзебезнең табигатьнең, урман-кырларыбызның матурлыгына кечкенәдән сокланам. Бераздан туган якның тарихы, аның географик урыны белән дә кызыксына башладым. Шул рәвешле ярыйсы мәгълүмат тупланды. Теләгем – үзебезнең районда экскурсияләр оештырып, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен халыкка җиткерү иде. Шушы уйлар бергә оешып, туризм өлкәсенә алып кереп китте. Ә “Ямурза ишегалды” турындагы фикер үзеннән-үзе килеп чыкты. Тәүдә шушы урыннар буйлап маршрут төзеп, экскурсияләр үткәрергә исәпләдем. Әмма моның өчен ниндидер бер җыелу ноктасы кирәк иде, – ди Марат.

“Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проекты кысаларында Балтач районында ике инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, алар туристларга табигатьтә яшәү өчен уңайлы шартлар булдыруны күздә тота. Конкурс нигезендә ике шәхси эшкуар 16,8 миллион сум субсидия алган. Бу ярдәм Көндәшле авылында “Түбәтәй” глэмпингы һәм “Ямурза ишегалды” проектларын тормышка ашыруга тотыныла. Эшкуарлар 36,6 миллион сум үз акчаларын да керткән. Модульле йортлар туристларга табигатьнең уникаль почмакларында шәһәр уңайлыгын булдырырга мөмкинлек бирә.

Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко сүзләренчә, “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру республикада туристлык инфраструктурасын актив үстерүгә ярдәм итә һәм эшкуарлык идеяләрен тормышка ашыруга этәргеч булып тора. 2023-24 елларда капиталь булмаган модульле объектлар булдыру буенча инвестиция проектларына дәүләт ярдәме кысаларында 52 эшкуарга 738,3 миллион сумлык субсидия бирелгән. Тулаем алганда, әлеге гомумдәүләт проекты кысаларында ул елларда чараларны финанслау күләме 1,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу чорда туристлык тармагындагы 170 инвестиция проектына грант ярдәме күрсәтелгән, модульле объектларда – 459, кемпингларда 171 номер файдалануга тапшырылган.

– Гомумдәүләт проекты нигезендә алынган акчаны үзләштерү өчен 2 ел бирелә. Әмма без төзелешне бер ел эчендә тәмамларга тиеш идек, чөнки конкурста катнашучыларның һәркайсына да бу ярдәм күрсәтелде. Әлеге ярдәмне алуның шартлары шундый иде. Район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев минем бу теләгемне хуплады һәм без, чыннан да, көнне төнгә ялгап, төзелеш эшләрен бер елда тәмамладык. Дәүләт биргән 4,5 миллион сум янына үзебезнекен дә кушып, 3 яшәү урыны булдырдык. Анда 20гә якын кеше яши ала, ә чаралар үткәрү өчен 50 кешене кабул итә алабыз. Биредә, шулай ук, чан, мунча, мангал зонасы булдырдык. Гомумән, табигать кочагында, тынычлыкта ял итү өчен барлык шартлар да булдырдык, – ди Марат.
Кыска гына вакыт эчендә әлеге ял итү урыны биредә яшәүчеләрнең яраткан ял урынына әйләнде. Ул төрле чаралар үткәрү өчен дә уңайлы. Мәсәлән, рәсем төшерү, бьюти-индустрия һәм башка юнәлешләр буенча биредә осталык дәресләре еш үтә.

– Әлеге вакытта тагын бер проектны әзерләү белән мәшгульбез. 23 февральдә “САДЖанем” осталык дәресе үткәрәчәкбез. Моның өчен Уфадан шеф-повар киләчәк. Ул азәрбайҗанча садж пешерү серләрен өйрәтәчәк. Әлеге чарага төркемнәр белән язылу кирәк. Моның өчен 10 мангал, 10 садж әзерләү табасы куячакбыз. Шеф-повар үзе әлеге ризыкны әзерләячәк, ә катнашучылар моны кабатлаячак. Әлеге блюдо өчен кирәкле ингредиентларны үзебез сатып алабыз һәм аш-су бүлмәсендәге барлык кирәк-яракны, утынны үзебез бирәчәкбез. Садж пешкәч, аны катнашучылар үзләре белән алып кайтып китәчәк. Төркемнәр ким дигәндә 3 кешедән торырга тиеш. Чарада катнашу өчен 6 мең сум түләргә кирәк булачак. Әлеге чарадан кергән акчаны СВОда катнашучыларга җибәрергә ниятлибез, – ди Марат.

Әйе, бүген бик күпләрнең якыннары яу кырында. СВОда катнашучылар әйтүенчә, туган яктан күрсәтелгән ярдәм аларга бик кирәк. Нинди генә өлкәдә эшләсәк тә, кемнәр генә булсак та, без берләшеп, җиңүне якынайтабыз. Шунысы барыннан да өстен.

– Шеф-повар Айдар Хәйбуллин садж пешерү серләренә төшенү өчен берничә тапкыр Бакуга барып кайтты. Әлбәттә, бу милли ризыкны әзерләү осталык та, сабырлык та таләп итә. Әмма егетләребез моны булдыра ала. Моннан тыш, Айдар катнашучыларны башка ризыклар белән дә сыйларга планлаштыра. Гомумән, бу ир-егетләр бәйрәме алдыннан аларны табигать кочагына җыеп, аралаштырып, ял иттерү максаты белән оештырыла. Әлбәттә, гаиләләре белән килүчеләрне дә, болай гына килеп карарга теләүчеләрне дә көтәбез, – дип сүзгә кушыла Лилия.

Хәйруллиннар әйтүенчә, киләчәктә һәр зур бәйрәм уңаеннан алар ниндидер чара оештыру теләге белән яна. Маратның хыялы – “Ямурза ишегалды” нигезендә балаларга туган-якны өйрәнү өчен мөмкинлекләр булдыру.
– Без кечкенә вакытта “Зарница” уеннары бар иде. Ул вакытта без бу чараны көтеп ала идек. Аның никадәр күңелле булуын сөйләп тә торасы юктыр, һәр ата-ана моны яхшы хәтерли. Кызганычка каршы, бу традиция юкка чыгып бара. Теләгем – аны кире кайтару һәм балаларыбызда спортка мәхәббәт тәрбияләү, – ди ул.

Хәйруллиннар гаиләсендә 11 яшьлек Данир, 9 яшьлек Назар һәм 5 яшьлек Амелина тәрбияләнә. Әлбәттә, һәр баланың үз холкы.
– Марат балаларны бик ярата. Үзе дә күпбалалы гаиләдән булгангамы, алар белән уйнарга да, шөгыльләнергә дә вакыт таба. Быел Данир җәй буе әтисенә төзелеш эшләрендә ярдәм итте. Иртән китәләр дә төнгә кадәр “дворик”та булалар. Аларга Назар да иярә. Әмма Назар күбрәк иҗат кешесе булырга охшаган, бик хисле ул. Марат үзе дә сәхнәдә чыгыш ясарга ярата бит. Ә Амелина – әтисе кызы инде, – дип, Маратның итәгендә утыручы кызына карап елмая Лилия.

Без эшкуарларны күбрәк табыш артыннан куучылар кебегрәк кабул итәбез. Хәйруллиннарның балаларына шулкадәр игътибарлы булуын күреп, аларның туган якның үзенчәлеген үсеп килүче буынга җиткерергә теләвенә сокланмый мөмкин түгел.
– Киләсе җәй дә безнең өчен “кызу” булырга охшаган. Теләгебез – тагын бер мунча төзү. Шулай ук веранда да булдырасы килә. Аннары әлеге территориягә күп итеп агачлар утыртып, су коену өчен шартлар булдырырга иде. Әлеге вакытта анда сулык бар, әмма аны тәртипкә китерү өчен зур гына тырышлык саласы бар. Бу җирләрдә чишмәләр күп, шуңа да буа эшләү уңайлы булыр, дип уйлыйм. Гомумән, хыяллар зурдан, максатлар аннан да күбрәк, – дип көлә гаилә башлыгы.

Хәйруллиннар гаиләсе бердәмлеге, татулыгы белән дә матур. Амелина һәрвакыт әнисе янында аш-су бүлмәсендә булса, гаилә башлыгы малайлар белән һәрвакыт нәрсәдер төзү, ремонтлау белән мәшгуль. Халыкта “Әнисенә карап – кызын, әтисенә карап улын коч” дигән матур әйтем бар. Кайчандыр бу балалар Марат белән Лилия утырткан агачларны, алар төзегән шушы йортларны үз балаларына да күрсәтер әле. Балаларыңның, оныкларыңның синең белән горурлануын күрүдән дә зуррак бәхет юктыр.

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: