+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
13 март , 18:33

"Утыз ел ипотека түләрбез дип уйлаган идек..."

Әбҗәлил районының Янгель авылында яшәүче Алия Абдуллина белән Әнсәр Кунафин йорт төзелешенә социаль түләү алу хокукы турында таныклык алганнар.

"Утыз ел ипотека түләрбез дип уйлаган идек..."
"Утыз ел ипотека түләрбез дип уйлаган идек..."

Район хакимияте башлыгы Илдар Нәфыйков аларны шатлыклы вакыйга белән котлаган һәм махсус таныклык тапшырган. Ул яшьләргә гаилә иминлеге, бәхет, сәламәтлек теләгән.

"Өегездә һәрвакыт муллык, мәхәббәт өстенлек итсен һәм балалар көлүе яңгырасын", – дип өстәгән Илдар Таһир улы.

Түләү суммасы якынча 2 млн сум тәшкил итә, аны ир белән хатын йорт сатып алу өчен алынган ипотека кредитын түләүгә юнәлтергә телиләр. Узган елда гаилә өй туе гына үткәреп калмаган, ишәйгән дә – уллары туган, аңа "Салават" дип исем кушканнар. Аңа хәзер 8 ай. Өлкәннәре - 9нчы сыйныфта укучы кызы Карина, җиденче сыйныф укучысы Данил энеләрен бик яраталар.

Гаилә махсус дәүләт программасы проектында катнашты. Алар анда гариза биргән һәм 2011 елдан бирле чиратта торган.

– Безнең өчен бу - күптән көтелгән вакыйга, - дип шатлыгы белән уртаклаша Алия Абдуллина. - Алынган акчалар безгә ипотека кредитын түләргә мөмкинлек бирәчәк. Узган елда ипотека рәсмиләштергәндә, 30 ел түләргә туры киләчәк инде, дип борчылган идем. Әмма язмыш безгә елмайды, хәзер без ипотека кредитын тулысынча түли алачакбыз. Бәхет түгелмени бу!?

Фото: "Абзелил" гәзите.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: