0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Республика
27 март , 13:25

"Социаль йөкләмәләр тулысынча үтәлде"

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтай утырышында катнашты, анда төбәк Хөкүмәтенең 2024 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчет тыңланды. Аны Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров тәкъдим итте.

"Социаль йөкләмәләр тулысынча үтәлде"
"Социаль йөкләмәләр тулысынча үтәлде"
─ Без бер команда булып эшләдек, бергә икътисадны ныгыттык, үсеш өчен яңа мөмкинлекләр эзләдек һәм аларны гамәлгә ашырдык, барлык социаль йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин иттек, ─ дип башлады сүзен Андрей Назаров һәм депутатларга рәхмәт белдерде.

Чыгышында ул һәр тармак эшчәнлегенә җентекле тукталды, нәтиҗәләргә генә басым ясамыйча, бурычларны да сызык өстенә алды.

─ Былтыр Хөкүмәт эшенең төп юнәлеше махсус хәрби операция бурычларын хәл итү, яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү булды. Бу максатларга 13 миллиард 400 миллион сум юнәлтелде. Республикада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән шифаханә-курорт дәвалануыннан алып, ташламалы газ кертүгә кадәр 43 төбәк ярдәме чарасы кабул ителде һәм гамәлдә. Шул ук вакытта социаль ярдәм төрләре даими арттырыла. Махсус хәрби операция зонасына барлыгы 146 гуманитар конвой җибәрелде. Радий Хәбиров кушуы буенча республикада СВОда катнашучылар өчен “Башкортстан Геройлары” төбәк кадрлар программасы эшләтеп җибәрелде, ─ диде Андрей Назаров.

Башкортстан үсешкән социаль өлкә белән аерылып тора. Әйтик, былтыр сәламәтлек саклауны финанслау күләме 110 миллиард сумнан артып киткән. 68 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалган. Тиз төзелә торган модульле 135 конструкция урнаштырылган. Төрле профильле программалар кысаларында 279 медицина хезмәткәре 280 миллион сумлык компенсация түләүләре алган.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/26399/

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: