+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
8 апрель 2025, 04:52

Бизнесмы? Мошенниклыкның бер төреме?

Бүген һәркайсыбызның телефонында ватсап, телеграмм-каналлар бар. Анда иң күп язучылар кем? Юк, туганнар да, дуслар да, хезмәттәшләр дә түгел. Чит ил продуктларын рекламалаучы компанияләр. Челтәрле бизнес чәчәк атамы, әллә, чыннан да, бу препаратлар сәламәтлеккә шулкадәр яхшы йогынты ясыймы?

Бер ахирәтем дә шушы бизнеска кереп китте. Көн саен миңа әлеге продуктларны мактап, видеолар җибәрә. Анда чит илдә билгеле булган табиблар чыгыш ясый, дәваланган пациентлар үз хәле белән уртаклаша. Дус бит инде, мин дә сатып алдым. Тик нәтиҗә булсын өчен ким дигәндә ярты ел эчәргә кирәк икән... Фәлән сумма акчаны салдым. Чыннан да, әлеге препаратларны кулланганда файдасы бар кебек иде. Туктату белән барлык элекке проблемалар кире кайтты. Даруларны кулланудан баш тарткач, дустым белән ачуланыштык...
Бу мошенниклыкның бер төре түгелме, дигән фикер кала? Ни өчен сәламәтлек саклау системасы вәкилләре бу хәлләргә күз йома? Шунысы да аңлашылмый: әлеге препаратларны медицина белеме булмаганнар сата... Имеш, бер препарат кына да бөтен авырулардан дәвалый ала... Аларны сату өчен махсус курсларда укыйлар. Ягъни, 2 атна укыйлар да диагноз да куя, дәвалауны да билгели башлыйлар, кирәкле даруларны китереп үк бирәләр...
Билгеле, авыру кеше чирдән арыныр өчен барысына да ризалаша. Әмма андый хәлдә калган кешеләр исәбенә бизнес җәелдерү бер дә матур күренеш түгел кебек...

Гөлия Гәрәева.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас