+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
11 апрель 2025, 06:43

Тарихыбыз елъязмасын язабыз

Үзнәшер ысулы белән бастырылган китапларга бер караш

Тарихыбыз елъязмасын язабызТарихыбыз елъязмасын язабыз
Тарихыбыз елъязмасын язабыз

Китап укучылар кими, дип чаң суксак та, шөкер, китапларны укучылар да, аларны язучылар да, чыгаручылар да бар. Соңгы берничә ай эчендә республиканың төньяк районнарында гына да берничә яңа китап белән танышырга туры килде һәм бу шатлыкны гәзит укучылар белән дә уртаклашасы килә.

Күпербаш-ситига – космик корабта!
Декабрь азагында Краснокамада бик матур һәм үзенчәлекле китап туе үтте. Ул – Илшат Иман­гуловның “Презентация времен” дигән фәнни-фантастик романы.

Әлеге әсәр ерак киләчәк­кә багышланган. Вакыйгалар барган төп урын – Күпербаш-сити, авторның туган авылы. Романда мең елдан соң Краснокама районы Күпербаш авылының, гаять зур галактикаара apispace умартачылык корпо­рациясенең штаб-фатирына әверелүе тасвирлана. Китапны укый-укый, моңа ышана башлыйсың, чөнки автор сүз белән шулкадәр оста эш итә, аның фантазиясенә, бал кортлары турындагы тирән белеменә сокланасың да, аптырыйсың да. Тиз арада китапның “эченә кереп китәсең” һәм яхшылык белән яманлык көрәше, табигать һәм кеше, бал кортлары һәм кеше мөнәсәбәтләренең эчендә кайный башлыйсың.

Илшат Имангулов 1971 елда Уфада туган, балачагын Краснокама районының Күпербаш авылында үткәрә. Башкорт дәүләт аграр университетын зооинженер-умартачы белгечлеге буенча тәмамла­гач, ул Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендә бал кортларының популяцион генетикасын өйрәнә. Соңрак Илшат Имангулов журналистикага килә, “Аргументы и Факты”, “Российская газета”, “Известия” гәзитләре­нең Башкортстандагы үз хәбәр­чесе булып эшли. Шулай ук язмалары “Парламентская газета”да, “Труд” гәзитендә, “Журналист” журналында да басыла. Умартачылык буенча фәнни җыентыкларда гыйльми мәкаләләр авторы да ул. Кеше хокуклары турында иң яхшы журналист материалы өчен Юстиция министрлыгының Башкортстан буенча территориаль идарәсе премиясе лауреаты. Эшчәнлеге өчен Бөтендөнья татар конгрессы, Татар морзалары җыелышы һәм башка структураларның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Автор буларак, 2010 елда “Хроника Прикамья”, “История села Старый Аткуль”, “История ДОСААФ Башкортостана” дигән ике томлык тарих-туган якны өйрәнү китабы һәм төрле жанрдагы тагын биш китап белән дебют ясады. Имангулов, прозаик буларак, 2022 елдан татар теленнән хикәяләр тәрҗемә итү һәм аларны “Бельские просторы” журналында бастырып чыгару белән шөгыльләнә.

Презентациядә катнашып, Краснокама районы хакимияте башлыгы Алексей Горбачев авторны җылы сәламләп кенә калмады, китапны районда да тарату теләген белдерде, моңа китапханәләр ярдәм итәр, дип ышандырды.
Очрашуга килгән мактаулы кунак, юморист, тәрҗемәче, әдәбиятчы, Русиянең һәм Башкорт­станның Язучылар берлекләре әгъзасы Леонид Соколов исә Илшат Имангуловның искиткеч сәләтле автор булуын ассызыклап үтте. Мин исә коллегамны тәбрикләп, Илшатның бу фантастик китапны күңелендә бик озак йөртүен билгелә­дем, алга таба тагы да зуррак уңышлар теләдем.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Илшат Имангуловның әсәре – чын фәнни-фантастик роман. Кызганычка каршы, хәзер бу жанрда язучылар аз, бигрәк тә Русиянең әдәби мәйданында. Илшат Иман­гуловның хезмәт­тәшләре: “Автор гаять зур, бик талантлы һәм актуаль хезмәт башкарган”, – дип билгеләп үтте.

Әлеге китап фантастика, детективлар, маҗаралы романнар яратучыларга, умартачылык һәм аның киләчәге белән кызыксынучы кешеләргә кызыклы булачак.

Аук-Бүләк һәм Мәхмүт Касыймов
Гәзит укучыларны таныштырасы килгән тагын бер китап – Тәтешле районының Аук-Бүләк авылы тарихы, аның данлыклы улы Мәхмүт Касыймов турында Зөһрә Рәкыйпова һәм Вадим Шәйхлисламов язган “Аук-Бүләк. Кешеләр һәм язмышлар” дигән басма.

Китап Мәхмүт Касыймовның язмышын гына түгел, авыл халкының тормышын да үз эченә ала, Тәтешле районының үсеш дәверендә яулаган җиңүләре һәм кичергән югалтулары турында бәян итә. Анда район үсешенә зур өлеш керткән күренекле кеше­ләрнең тормышы һәм эшчәнлеге турында очерклар тәкъдим ителгән, шулай ук авылның аякка басу һәм үсеш чорлары тасвирланган.

Китап туенда чыгыш ясап, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнурова тарихи хәтерне саклау өчен мондый эшнең бик мөһим булуын ассызыклады. Чарада китап авторлары гына түгел, Аук-Бүләк авылы халкы да катнашты, алар үзләренең истәлекләре белән уртаклашты, китапны иҗат итүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Язмыш тәлгәшләре
Игътибарны җәлеп иткән янә бер яңа җыентык – Зилә Әбделманованың шигырь­ләр китабы. Зилә Зәки кызы тумышы белән Тәтешле районының Саукияз авылыннан. Ул – Башкортстан Республи­касының атказанган артисты, озак еллар Нефтекама дәүләт филар­мониясендә эшләде, бүген хаклы ялда. Әмма иҗат кешесе һәрвакыт иҗатта бит ул, Зилә ханым да, күңе­лендә туган шигырь юлларын туплап, китап итеп бас­тырып чыгарган.

“Мин шагыйрә түгел. Тик шулай да уй-кичерешләремне, күңел хисләрем­не, шатлык-куанычларымны ак кәгазь битләренә төшерәм. Кешеләргә сөйләми торган серләр була, мин аларны агачларга сөйлим, алар белән серләшәм. Шигырьләрем дә – минем сердәшләрем, күңел юанычларым. “Син бәхетлеме?” дип сорасалар, “Әлбәттә, Әлхәмдүлиллаһ! Бәхетле!” – дип җавап бирер идем. Тормыш тоташ шатлык-куанычлардан гына тормый, агы бар, карасы... Давылдан соң барысы да тына, яңгырдан соң кояш чыга. Барысына да сабыр булып, шөкер итеп яшәргә кирәк”, – дип яза ул “Язмыш тәлгәшләре” дигән шигырь җыентыгында.

Китап сөючеләр, шигырь яратучылар, әлбәттә, республикада чыккан китапларны күзәтеп барырга, аларны кулга төшереп укырга, авторлар белән танышырга, китап яңалыкларыннан хәбәрдар булырга тырыша. Ә китаплар, шөкер, чыга, басыла. Дөрес, күп очракта үзнәшер юлы белән. Якташ авторларга район хакимиятләре матди ярдәм күрсәткән очраклар да бар, мондый җитәкчеләр зур хөрмәткә лаек. Бу язучылар өчен дә, укучылар өчен дә бик мөһим, чөнки һәр иҗат кешесе аны үзе өчен генә түгел, халык өчен яза һәм аның сүзе укучыларга барып җитәргә тиеш.

Мин үзем гомер буе редакциядә эшләгәч, чагыштыра алам: элек редакциягә хатлар капчык-капчык булып килә иде, аларга җавап биреп бару, эшкәртеп, гәзит битендә урнаштыру гына да бик күп көч һәм вакыт таләп итә иде. Күп очракта күләмле хикәяләрне өйгә алып кайтып, ялларда эшләргә туры килде. Хәзер, кызганычка каршы, хат язучылар сирәгәя. Аеруча әдәби әсәрләр аз килә. Әмма алар бар! Булган авторларны югалтмаска, алар белән эшләргә кирәк. Чөнки язучы үз фикерен генә язмый, ул – җәмәгатьчелек фикерен трибунага алып менүче. Без, элекке заман турындагы китапларны укып, ата-бабаларыбызның яшәеше, көн итмеше турында нинди кыйммәтле белемнәр алсак, әле үзебез дә аңлап бетермәстән, бүгенге көннең тарихын язабыз. Шуңа күрә дәүләтебез каләм тибрәтүчеләргә, аларның иҗатына игътибарын арттырсын иде.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
(Фотолар авторларның шәхси архивыннан).

Автор:Денис Таваев
Читайте нас