+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
14 апрель 2025, 16:35

«Җәмәгать киңлекләре сәгате»ндә ниләр турында сүз барды?

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Җәмәгать киңлекләре сәгате» форматында чираттагы тематик киңәшмә үткәрде. Анда Уфа урамнарын һәм парк зоналарын, шулай ук уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча Бөтенрусия конкурсында җиңүче торак пунктларны төзекләндерү турында фикер алыштылар.

«Җәмәгать киңлекләре сәгате»ндә  ниләр турында сүз барды?«Җәмәгать киңлекләре сәгате»ндә  ниләр турында сүз барды?
«Җәмәгать киңлекләре сәгате»ндә ниләр турында сүз барды?

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев шәһәр иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча эшләрнең барышы турында сөйләде. Агымдагы елда Уфада Ленин исемендәге паркны реконструкцияләргә планлаштыралар - анда фонтаннар, урам яктыртуларын яңартачаклар, кече архитектура формалары, медиаүзәк урнаштырачаклар һәм амфитеатр, сәхнә, уен элементлары белән интерактив мәйданчык җиһазландырачаклар.

Шулай ук планнарда – Театр урамын реконструкцияләү. Проект кысаларында заманча сәнгать галереясе, амфитеатр, кече архитектура формалары булдырылачак.

Моннан тыш, республика башкаласында Ферин урамын яңартырга планлаштыралар. Проект УМПОның 100 еллыгына багышлана.

Киңәшмәдә тротуарларны ремонтлау турында да фикер алыштылар. Бу елда Уфада урам-юл челтәренең биш участогын яңарту планлаштырыла. Проект кысаларында Цюрупа, Чернышевский һәм Мостай Кәрим урамнарындагы тротуар участокларын тәртипкә китерәчәкләр.

Башкортстан Башлыгы башкала хакимиятенә Уфа шәһәр проектлары буенча төгәл эш планын әзерләргә кушты.

– Барлык төзекләндерү объектлары буенча тулы кыйммәтле "юл картасы" әзерләгез - сатулар кайчан узачак, подрядчы объектка эшкә кайчан чыгачак һәм кайчан тәмамлаячак. Монда төгәл дисциплина кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Проектларны гамәлгә ашыру сроклары турында халыкка алдан хәбәр итәргә кирәк.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас