Агыйделнең текә ярындагы мәһабәт бинаның өченче катындагы тәрәзәдән чәчләре чаларса да, әле зиһен үткенлеген, хәрәкәт җитезлеген югалтмаган Ил агасы карап тора. Карашы якты аның. Һәм җылы. Чөнки ул гомер үрен – 75 яшен үзе чишмә башында торган, беренче “кирпече”еннән башлап соңгысына кадәр салуда катнашкан Русия Социаль фондының Башкортстан идарәсе бинасында каршылый. Мондагы һәр хезмәткәр, ул гына да түгел, һәр җиһаз газиз аның өчен.
Кем турында сүз барганлыгын аңлагансыздыр инде, ул – 20 елдан артык Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеген җитәкләп, тормыш юлында республиканың Премьер-министры урынбасары, финанс министры, Дәүләт җыелышы-Корылтайның I-V чакырылыш депутаты баскычларына кадәр күтәрелгән, Салават Юлаев ордены кавалеры, Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган икътисадчысы Фоат Галәветдин улы Хантимеров.
Юл башы
Башкортстанның Ярмәкәй районында бер ягын текә таулар уратып алган, икенче ягыннан Кыдаш елгасы агып яткан Усман-Ташлы авылы бар. 1950 елның 14 апрелендә шушы авылда гомер итүче яшь гаиләдә беренче бала булып малай туа. Әтисе Галәветдин абый – фронтовик, ул гына да түгел, данлыклы “Катюша”лар батареясендә хезмәт итеп, сугыштан соң күпмедер вакыт Германия җирендә тәртип саклый. Армиядән кайткач, МТСта эшләп, бөтен гомерен тракторчы һөнәренә багышлый, бригада җитәкли. Авылда нык ихтирамлы кеше була, кешеләр арасында төрле бәхәс чыккан очракларда аларны бик тиз һәм гадел хәл итә. Әнисе Саимә Дәүләтгәрәй кызы хәлле генә гаиләдән, аның әтисенең хуҗалыгында бер генә түгел, ике сабан була. Менә шушы бай булмаса да, җитеш тормышта яшәгән гаиләдә, соңрак туган тагын ике улга һәм дүрт кызга абый булып үсә безнең бүгенге героебыз – Фоат Галәветдин улы.
Дөньяны күп күргән Галәветдин абзый улын кечкенәдән укымышлы, белемле кеше итеп күрә. Бу вакытта авылда татарча укытучы сигезьеллык кына мәктәп була. Күпчелек өчен бу белем җитеп тә куя, ә балаларын зур дөньяга чыгарырга теләгән ата-аналар урта белем алу өчен я алты чакрым ераклыктагы Иске Турай мәктәбен, я ундүрт чакрым арада урнашкан Түбән Троицк поселогын сайларга тиеш була. Аларның беренчесендә укыту – татарча, икенчесендә урысча алып барыла.
Кайсын сайларга белмичә аптырабрак торганда, боларның өенә әтисенең күптәнге “знакумы”, фронтовик, сугышта тәрҗемәче булган Бятаев фамилияле кеше килеп керә. Усман-Ташлы авылының тавык фермасыннан чебеш сатып алырга килгән икән. Үзе – Түбән Троицк мәктәбенең директоры, немец теле укытучысы. Танышының шундый катлаулы “дилемма” каршында торуын аңлап, ул акыллы киңәш бирә:
– Галәү, – ди, – бүген урыс телен белмичә, бернәрсә дә эшләп булмый. Акылың булса, малаеңны миңа укырга китер, – ди.
Һәм шулай итеп инде үсмерлек яшенә кергән Фоат Түбән Троицк мәктәбендә укый башлый. Илаһи көчләрдән килгән билгеме, әллә очраклылыкмы – монда урысча җавап бирергә туры килгән беренче дәресе “Экономик география” була аның. Әйтерсең, язмыш киләчәктә аның икътисадчы булып китәчәген алдан билгеләп куя...
Биредә IX сыйныфны гына тәмамлый малай. Аның каравы, постау комбинатына кадәр булган поселок урысларын көнләштерерлек итеп урысча өйрәнә, иң мөһиме, ят җирдә, чит мохиттә аралашу дәресләре ала. Х сыйныфны Фоат Галәветдин улы күрше Иске Турай мәктәбендә тәмамлый; Байтимер Юмагулов исемле сыйныфташы белән ике арадагы алты чакрым араны көн дә я велосипедта, я чаңгыда үтә; кар дип тормый, буран дип тормый, гел юлда була. “Физкультура дәресләрен юлда алдым мин”, – дип көлемсери хәзер Фоат абзый.
Юллар чатында
Һәр баланың, аеруча малай кешенең, киләчәктә кем булырга дигән бер якты хыялы була. Дөрес, ул бик сирәк тормышка аша. Күпчелектә күңелне сызландырып торган моңсу бер хатирә булып кына үзен һәрдаим искә төшереп тора. Фоат Галәветдин улының да була андый хыялы. Ул “Коммунистик хезмәт ударнигы” булырга хыяллана! Моның үз тарихы бар.
– Миңа 6 яшьләр чамасы булгандыр – укырга төшмәгән идем әле, әтием янына МТСка бик шәп, ялтырап торган “Студебеккер” машинасы килеп туктады. Аны тракторчыларга ярдәмгә җибәргәннәр икән. Аңардан Володя исемле шофер сикереп килеп төште һәм әтием белән кызу-кызу нәрсә турындадыр сөйләшергә кереште.
Минем аларда артык эшем юк, ләкин шушы затлы Америка машинасына һәм, аннан да бигрәк, аның уң як көзгесенә беркетелгән кызыл флагка күзем кызды бит! Җитмәсә, ул кызыл комачка алтын хәрефләр белән нәрсәдер язылган. Мәктәпкә төшмәсәм дә, укый белә идем: хәрефләп теге язылганнарны укыдым – “Ударник коммунистического труда” икән. Володя мине кабинасына утыртып авыл буйлап йөртеп тә алып килде. Бик ошады бу миңа. Кайтып керү белән: “Үскәч, “Ударник коммунистического труда” булып, “Студебеккер”да йөриячәкмен”, – дип, әтине тинтерәтә башладым. Тегеләр шаркылдап көлеп җибәрделәр һәм, үзара нидер сөйләшеп алгач, әтием: “Володя абыең әйтте, яхшы укысын, диде, уку отличникларына гына мондый шәп машинаны һәм байракны бирәләр икән”, – диде. Шулай итеп, шофер булу хыялы белән янып, мин мәктәптә тырышып укый башладым, – дип сөйли Фоат Галәветдин улы.
Ләкин балачак хыялы — бер нәрсә, ә реаль тормыш — икенче. Инде үсмерлек яшенә кергәч, героебызның ниятләре үзгәрә – ул табиб булырга карар кыла. Моның да үз тарихы бар.
Фоат кечкенәдән уколдан курка. Көннәрдән бер көнне салкын тидерә бу. Ютәле бетми дә бетми, тән температурасы да төшми. Шулчак авыл советында эшләүче Фәрит абыйсы төрлечә юмалап, моны эш урынына алып килә дә, шушы ук бинада урнашкан медпунктка алып кереп, бот арасына кыстырып дигәндәй, укол салдырып та чыга. Малай шәфкать туташы яныннан ничек чыгып очканын да сизми кала, артына кадалган тимер энәне чак сындырмый.
– Укол кадыйлар, дип әйтмәдең бит, – дип зар елавына абыйсы:
– Укол кадаттырасың килмәсә, үзең врач бул, – дип җаваплый каты итеп.
Малай арт саны авыртса да, сер берми:
– Менә күрерсең, булырмын да! – ди.
Шулай итеп, “коммунистик хезмәт ударнигы” табиб булу хыялы белән яна башлый. Өстәвенә, күрше Турай авылыннан данлыклы хирург, медицина фәннәре кандидаты Миргазыйм Төхвәтуллин үсеп чыккан була. Ул җәйге ял вакытында авылдашларын кабул итә, хәтта зур булмаган операцияләр дә ясый. Фоат та аның янына барып тешен алдырып кайта. Шунда инде аның табиблык “специализациясе” дә билгеләнә: ул мотлак хирург булачак!
“Әйткән сүз – аткан ук”. Ул елларда Казан дәүләт университеты үзенең медицина факультеты белән дан тота. Мәктәпне бетергән егет шунда керергә карар кыла. Казанга килә. Ләкин факультетта реорганизация барган була. Шул сәбәпле, ул елны студентлар кабул ителми. Аптырагач, Фоат бүтән вузларга да гариза тапшырып карый, ләкин ниндидер документы җитмәгәнлектән аны кире боралар. Аның белән “Казанны яуларга” барган сыйныфташларын да шушы ук язмыш көтә.
Егетләргә бердәнбер юл кала. Кабаттан туган якларына кайтырга. Алар озак уйлап тормыйча, бәхетләрен Уфада сынап карарга булалар һәм дүрт егет бергәләп документларын Башкорт дәүләт авыл хуҗалыгы институтына илтеп тапшыралар. Кемдер – механика факультетына, кемдер – зоотехникага, кемдер – агрономиягә. Шушы юнәлешләрнең кайсына барырга дип аптырап торганда, Фоатның хәтеренә әлеге дә баягы Фәрит абыйсының сүзләре “келт” итеп килеп төшә:
– Хәзерге заманда иң перспективалы һөнәр – медик та экономист инде ул, – дип кабатлый торган була ул.
Егет тирә-ягына караш ташлый: һәр факультет өстәле артына булачак абитуриентлар өелешкән, иң читтәге берсе генә ятим сабыйдай моңсуланып утыра, чөнки янында беркем дә юк. Янына барып, өстәлдәге табличкага күз салса, бу яңа ачылган экономика факультеты булып чыга! Менә бит, мәгълүм әйтемдәгечә, “бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына”! Өстәл артында утыручы ханым (ул шунда укытучы Вера Воробьева булып чыга) егетне шунда ук эләктереп ала:
– О, синең бездә укыйсың киләмени? Бик хуп, бик хуп, – дип ашыгып гариза тутыртырга керешә...
Гыйлем юлы
Шулай итеп, Фоат Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультеты студенты булып китә. Уку аңа җиңел бирелә. Тырышлыгы, үҗәтлеге һәм аеруча математиканы яратуы аркасында ул факультет деканы Олег Иванович Чепанскийның яраткан студентына әверелә. Өстәвенә, вакыты да нинди бит әле аның! Илнең фәнни-техник революция кичергән дәвере. Ярмәкәй егете II курста укып йөргәндә, 1970 елда КПСС Үзәк Комитетының һәм Министрлар советының берлектәге “Исәпләү техникасын киң куллану нигезендә халык хуҗалыгында идарә итүне камилләштерү чаралары турында” дип аталган карары кабул ителә. Илдә ЭВМ, беренче компьютерлар төзелә, алар икътисадның барлык тармакларына да үтеп керә.
Җаны-тәне белән математика һәм информатикага мөкиббән киткән Фоат алдында яңа офыклар ачыла. Ул ил дәрәҗәсендә үткән фәнни конференцияләрдә чыгыш ясый, “Математик алымнарны авыл хуҗалыгына кертү мөмкинлекләре” темасына язылган доклады белән хәтта бөтенсоюз симпозиумында да катнаша. Шуңа күрә аның укуын “кызыл диплом”га тәмамлавы һич гаҗәп түгел. Диплом алу белән яшь белгечкә укуын аспирантурада дәвам итәргә дигән тәкъдим ясала. Үзен фәннән башка күз алдына да китермәгән Фоат Галәветдин улы моңа шатланып ризалаша. Һәм перфокарталарга корылган беренче компьютерларда туктаусыз эзләнүләр, йокысыз төннәр башлана. Тынгысыз хезмәтнең нәтиҗәсе буларак, 1981 елда Мәскәүдә икътисад фәннәре буенча “Хуҗалыкара кооперация нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең махсуслашуын һәм концентрациясен икътисади нигезләү: Башкорт АССРы материаллары буенча” дип аталган кандидатлык диссертациясе яклана.
Хөкүмәт яңа юнәлешкә акча кызганмый. Яшь галим математик алымнарны ил икътисадына кертү мөмкинлекләренә багышланган махсус программа башкаручылар коллективына кертелә, эзләнүләр алып бара, илнең иң танылган икътисадчылары алдында үз концепцияләре белән чыгыш ясый. Озак та үтми, авыл хуҗалыгы институтында хуҗалык эшчәнлегенең статистикасы һәм анализы кафедрасы оештырыла. Фоат Галәветдин улы ассистент, өлкән укытучы, доцент баскычларын үтеп, кафедра мөдире итеп үрләтелә. Аңа кадәр шактый гына вакыт факультет деканы урынбасары булып та эшләп ала.
Яңа кафедра алдына республика җитәкчелеге зур бурыч куя: алдагы елларга Башкортстанның аграр тармактагы үсеш стратегиясен булдыру. Моны фәнни нигездә, төрле факторларны искә алып, математик модельләштерү юлы белән башкарырга кирәк була. Гади генә итеп әйткәндә, кайсы районда нинди культуралар һәм күпме үстерергә, шуннан чыгып малчылык белән шөгыльләнергәме-юкмы, җитештерелгән продукцияне нинди ысуллар белән кулланучыларга җиткерергә, һава торышы үзенчәлекләрен ничек исәпкә алырга – барысына-барысына да җавап бирергә тиеш була яңа кафедра. Һәм яшь кафедра мөдире бу эш белән турыдан-туры үзе шөгыльләнә.
Бу урында сүзне Фоат Галәветдин улының үзенә бирик.
– Мондый олы, гади кеше акылы белән ерып чыгалмаслык эшне ярдәмче аппаратлар – көчле электрон исәпләү машиналары ярдәмендә генә башкарып була иде. Ә алар бер генә урында – республиканың статистика үзәгендә генә. Анда су буе чират, һәр министрлыкка, учреждение-оешмага алдан вакыт бүлеп куелган. Үтә торган түгел.
Шулай да җаен таптым. Эш шунда: мин – “төн кошы”. Төнлә зиһенем ачыла, рәхәтләнеп эшли алам. Кандидатлык диссертациямне дә төнлә яздым. Шуңа күрә, статистика идарәсе җитәкчелеге белән сөйләштем дә, тикшеренүләремне төнлә алып барырга булдым. Кичке сәгать уннарда ЭВМнарны хезмәтләндерүче соңгы кызлар өйләренә таралыша, һәм аларның урынын мин алам. Рәхәт! Барлык электрон челтәрләр дә ачык, эшлә генә! Шулай иртәнге сәгать алтыларга кадәр башны да күтәрмичә эшлим, аннары җәяүләп Октябрь революциясе урамыннан “Акбузат” ипподромы янындагы фатирыма кайтып китәм, көндезге унберләргә кадәр черем итеп алам. Мин йокыга беркайчан да артык хирыс булмадым. Шул җитә иде. Аннары тагын эшкә. Менә шушы “төн кошы” булуым миңа дәүләт заданиесен вакытында җиренә җиткереп башкарып чыгарга мөмкинлек бирде, – дип хатирәләрен яңарта ул.
Бер уйласаң, барысы да бар, эшлә дә эшлә, гыйльми карьераңны дәвам ит. Ләкин икътисад кануннарын яхшы белү һәм аның үсеш юлын берничә елга алдан күрү сәләтенә ия булудан тыш, үзен оста оештыручы, администратор да итеп раслаган ирне язмыш башка юлга алып кереп китә...
Җитәкче юлы
Хәзер кемдер сагынып, кемдер сүгеп искә ала торган “үзгәртеп кору” еллары була бу. Горбачев җитәкчелеге картаюдан сөрсеп таркала башлаган дәүләт идарәсе системасына яңарыш – яшь, инициативалы кадрлар таләп итә. 1989 елда Фоат Галәветдин улы КПССның Башкортстан өлкә комитетына эшкә чакырыла, башта агросәнәгать комплексын фәнни тәэмин итү үзәген җитәкли, соңрак аграр бүлек мөдире, өлкә комитет секретаре була. 1991 елда КПСС таркалгач, Башкортстан Республикасының дәүләт милке белән идарә итү буенча дәүләт комитетына эшкә күчә, рәис урынбасары вазыйфасын башкара. Монда ул 1994 елга кадәр эшли.
Исегезгә төшерегез: нинди еллар иде бу? Илдә законсызлык хөкем сөргән, дәүләт милке хосусыйлаштырылып, уңга-сулга таратылган “кыргый капитализм” тантана иткән дәвер. Шөкер, бу зилзиләләрдән Башкортстан артык зур югалтуларсыз чыга алды, илдә үзенең тотрыклы үсеше, халкының артык бай булмаса да, җитеш тормышта яшәве белән дан тотты. Монда Фоат Галәветдин улының керткән өлеше дә шактый. Авылдан чыккан, крестьян хезмәтенең авырлыгын һәм чын бәясен яхшы белгән җитәкче ата-бабаларының тире һәм каны белән сугарылган Туган җиргә хыянәт итә алмый, аны сатуга юл куймый.
Фоат Хантимеровның һөнәри талантын һәм, иң мөһиме, соң дәрәҗәдә намуслылыгын күргән республика җитәкчелеге, аңа, мөгаен, иң җаваплы өлкәне тапшыра – 1994 елда финанс министры итеп билгели. Язмамның каһарманы бу йөкне 2002 елга кадәр тарта. 1997 елдан бер үк вакытта Премьер-министр урынбасары вазыйфасын да башкара.
– Бер көнне дә хәрәкәттән туктамаска, хаталанудан курыкмыйча, эшләргә дә эшләргә – бу еллар мине шуңа өйрәтте, – дип искә ала бүген Фоат Галәветдин улы. – Ә эшләгән саен тәҗрибә дә килә. Аграр секторның юкка чыгуына, заводларның ябылуына юл куймау, эш кешесен акча белән тәэмин итү, мәгариф, мәдәният, матбугат системасын үстерү – болар безнең алда торган төп бурычлар иде. Шөкер, без 90нчы еллар “бураннарын” артык зур югалтуларсыз үттек. Аерым тармакларда хәтта үсеш тә билгеләнде.
Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Мәсәлән, “Тулпар” журналын бюджет исәбенә чыгару турындагы карарны да Фоат Хантимеров имзалады. Ерак 1994 елда булды бу хәл. Димәк, Фоат Галәветдиновның республикадагы татар матбугатын үстерүгә керткән өлеше дә зур. Моны күрмәү гөнаһ булыр иде.
Матбугат дигәннән... Героебызның әнисе Саимә апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр республикабызның татарча чыга торган төп гәзите “Кызыл таң”ны укыды. Улы аны һәр подписка кампаниясе саен яраткан матбагасына яздырып торды. Бу яклап та ул татар милләтле күп җитәкчеләр өчен үрнәк булып тора ала...
Ә инде Фоат Галәветдин улының яшьлектәге иң якын дуслары исемлеген авылдашы, танылган татар фольклорчысы, филология фәннәре кандидаты, доцент Риф Мөхәммәтҗанов ача. Әңгәмәдәшемнең аның турында җылы хатирәләрен тыңлау миңа – Риф аганың шәкерте һәм һөнәри дәвамчысына – аеруча күңелле булды. Усман-Ташлы яныннан агучы Кыдаш елгасында Риф абыйсына ияреп, бергә балык тотулар, тугаенда печән чабулар, Уфадагы ихлас аралашулар – һәммәсе, һәммәсе дә Фоат абыйның күңелендә әлегәчә саклана. Менә шулай, һөнәре буенча акча-финанс елгасына чумса да, күңеле белән милли мохиттә, Ярмәкәй чишмәләрендә йөзә Фоат Хантимеров.
Хаклы ялга юл
2002 елда Фоат Галәветдин улы Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге идарәчесе итеп тәгаенләнә һәм 2022 ел ахырына кадәр шушы оешманы җитәкли. Бүген дә ул ике зур оешманы – Русия Пенсия фондын һәм Социаль страховка фондын кушу юлы белән төзелгән Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәчесе Фәнил Вахитовның киңәшчесе.
Фоат Хантимеровның Башкортстанда пенсия системасын үстерүгә керткән өлеше турында безгә Фәнил Рим улы түбәндәгеләрне сөйләде:
– Фоат Галәветдин улы – Башкортстанда гына түгел, гомум Русия дәрәҗәсендә пенсия системасының нигез ташларын барлыкка китергән кеше. Аның җитәкчелегендә гражданнарны пенсия исәпләренең торышы турында даими хәбәр итеп тору системасы булдырылды, Русиядә беренчеләрдән булып барлык клиент хезмәтләре электрон форматка күчерелде. Хәзер өлкәннәребезгә, яшь аналарга, мохтаҗларга пенсия яисә “Ана капиталы” билгеләү өчен пенсия хезмәте бүлекчәләре бусагасын таптарга кирәкми: берничә тапкыр компьютер төймәсенә басу да җитә. Әлеге проектлар Тамбовтагы киңәшмә вакытында Русия Президенты Владимир Путинга җиткерелде һәм аңарда яклау тапты. Ә Дмитрий Медведев үзенең Президентлык һәм Премьер-министрлык вакытында бүлекчәбездә бер түгел, ә өч тапкыр булды! Бу үзе үк Фоат Галәветдин улының ил җитәкчелеге алдындагы абруен дәлилләп тора.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлеге берничә ел рәттән Русиядәге иң яхшы пенсия бүлеге буларак танылды. Ул салып калдырган күркәм традицияләрне әле дә түкми-чәчми саклап, бергәләп алга таба үстерергә тырышабыз.
Ә без янә Фоат абыйның тормыш юлына әйләнеп кайтыйк.
Белүебезчә, “ирне ир иткән дә, чир иткән дә, җир иткән дә – хатын”. Фоат абыйның тормыш иптәше Фәрхәнә ханым нәкъ шул мәкальдәгечә “ирне ир иткән хатын”. Әңгәмәдәшем аны аерым бер җылылык белән телгә ала. Инде алтын туйларын гөрләтеп үткәргән үрнәкле пар студент елларында, ул вакыттагы кичке уеннарның берсендә таныша. Чыгышы белән Зианчура районыннан булган башкорт кызы медицина университетында укый, педиатрия буенча белем ала. Яшьләр озак уйлап тормый: кыз – икенче, егет дүртенче курсны тәмамлау белән гаилә корып җибәрәләр. Мәхәббәт җимешләре булып, тиздән уллары Эльвир һәм кызлары Эльмира туа.
Гаиләнең бер-берсен аңлап, тигез гомер итүенә шул да дәлил: балаларның берсе – әтисе, икенчесе – әнисе юлыннан китәләр. Эльвир икътисадчы һөнәрен алып, гомерен финанс системасы белән бәйли; Эльмира – табиб-аллерголог, медицина фәннәре кандидаты. Әби-бабаларының сөенече булып өч онык – ике кыз һәм бер малай үсә. Ял вакытында Фоат абый оныгы белән мәш килә, хоккей уйный, төрле һөнәрләргә өйрәтә.
– Тормыш девизыгыз нинди? – дигән сорауга әңгәмәдәшем Николай Островский сүзләре белән җавап кайтарды:
– Тормышны максатсыз үткәргән еллар өчен оят булмаслык итеп яшәргә кирәк.
* * *
Агыйдел ярындагы мәһабәт бинаның өченче кат тәрәзәсеннән чәчләрен чал сарган Ил агасы карап тора. Карашы юлда аның. Хәтеренә кайчандыр әтисе яратып җырлаган “Олы юлның тузаны” җырының сүзләре килеп төшә...
Олы юлның тузанын
Үзем күрдем тузганын.
Белми калдым, сизми калдым
Яшь гомернең узганын...
Әйе, яшь гомерләр уза – Вакыт галиҗәнапләрен туктатыр чара юк. Шулай булса да, күңеле күтәренке аның. Чөнки ул үз юлын үзе сала. Ил агасы үз башлангычы белән төзелгән бина коридорлары буйлап үзе туплаган коллектив – укучылары янына ашыга. Ул белә: аны монда көтеп торалар. Бергә барасы юллар алда әле!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Ф. Кәрим исемендәге төбәкара әдәби премия лауреаты.