

"Хөрмәтле иптәшләр, ветераннар, яугир-гвардиячеләр! Бүген, ил өчен төп бәйрәм алдыннан, без сезнең хәрби частьта Җиңү солдатлары буыны батырлыгын хөрмәтлибез.
Инженер гаскәрләре - армиябезнең горурлыгы. Алар белән Русиянең хәрби тарихының күп кенә героик битләре бәйле — Измаил штурмыннан алып - Бородино сугышына кадәр, Бөек Ватан сугышының утлы чикләреннән алып - заманча операцияләргә кадәр. Нәкъ менә инженерлык частьлары еш кына ут астында күперләр, саклану корылмалары төзи, хәрби техниканы ремонтлый, Ватанның ышанычлы оборона калканын ныгыта.
Сезнең тарих бик күп истәлекле даталарны, вакыйгаларны һәм героик батырлыкларны үз эченә ала. Безнең көннәрдә узган елда Жуков ордены белән бүләкләнгән 12нче аерым гвардия инженерлык бригадасы составында сез махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны лаеклы хәл итәсез. 800дән артык иптәшегез дәүләт тарафыннан бүләкләнде.
Бүген без Советлар Союзы Герое, күренекле хәрби инженер, инженерлык гаскәрләре генерал-лейтенанты Дмитрий Михайлович Карбышев бюстын ачабыз. Аның ныклыгы һәм батырлыгы сыгылмас ихтыяр һәм Ватанга тугрылык символы булды. Безнең бурыч - Ватанны гомер бәрабәренә саклап калганнарны истә тоту, бу истәлекне балаларына һәм оныкларына тапшыру.
Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим!
Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!", — дип мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров катнашучыларга.
Якынлашып килүче бәйрәм белән хәрбиләрне бригада командиры, полковник Сергей Шевчук та котлады.
Радий Хәбиров шулай ук хәрби частьның фидакарь 10 офицерына, сержантына һәм прапорщигына генерал Шәйморатов орденын һәм медальләрен тапшырды.
Фото: "Башинформ"