+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
13 Май 2025, 14:54

Ленин паркы күркәмләнә

В.И. Ленин исемендәге паркны төзекләндерү буенча вакытлы эш төркеменең беренче утырышы булды. Җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, хакимият органнары вәкилләре паркны карап чыкты, башкарыласы эшләрнең күләмен бәяләде, объектның эчтәлеге турында фикерләре белән уртаклашты, подрядчы компания вәкиленә сораулар бирде.

- Безнең максат – реконструкция үткәргәндә законнарның үтәлешен контрольдә тоту, паркның, аның территориясендәге һәйкәлләрнең тарихи йөзен саклап калуны контрольдә тоту, - диде Башкортстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Данияр Абдрахманов. - Хәзер без юл башында гына, җитди иҗади эш көтә. Мондый очрашулар даими булачак, без нәтиҗәдә парк матуррак булыр, уфалыларны һәм шәһәр кунакларын сөендерер дип өметләнәбез.

Эшче төркем әгъзалары игътибарны паркның тарихи юнәлешен саклауның мөһимлегенә юнәлттеләр. Мәсәлән, Башкортстан Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, тарихчы Рамил Рәхимов Ленин исемендәге паркның мемориаль парк буларак Мәскәүдәге Александров бакчасы яки Санкт-Петербургтагы Марс кыры кебек объектлар белән бер рәттә торуын билгеләп үтте.

- Ул революциягә кадәр төзелгән булса да, республиканы модернизацияләү совет проектына багышланган. Биредә Мәҗит Гафури, революционерлар каберләре, Александр Матросов һәм Совет завод җитәкчеләреннән чыккан республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов һәйкәле урнашкан. Шуңа күрә без парк үз юнәлешен сакларга тиеш дип саныйбыз, – дип саный Рамил Рәхимов.

Аның белән төбәкнең экскурсоводлары, гид-тәрҗемәчеләр, инструктор-проводниклар ассоциациясе рәисе, вакытлы эш төркеме әгъзасы Светлана Глушкова да килешә. Аның сүзләренчә, Уфага килгән туристлар мегаполисның шау-шулы үзәгеннән тыныч һәм аулак урынга эләгүләренә соклана.

- Бу парк уфалыларның яраткан ял итү урыны булды, революциягә кадәр дә, аннан соң да ул үзәк парк булды. Монда күрешү билгеләгәннәр, төрле вакыйгалар булган. Парк буйлап йөргәндә без борынгы наратлар, гасырлар буе үскән юкәләр яныннан узабыз, шуңа күрә аны Уфа тарихының бер өлеше буларак саклап калу мөһим, – ди Светлана Глушкова.

Динар Кәлимуллин фотолары.

Читайте нас