Иван Якутов исемендәге мәдәният һәм ял паркы
Гаилә белән ял итү өчен менә дигән парк: җәяүлеләр юллары, эскәмияләр, балалар өчен аттракционнар һәм матур Солдат күле. Карусельләр, батутлар эшли, сабыйларны атта яки понида йөртәләр. Паркның иң танылган аттракционы – шәһәрдә бердәнбер балалар тимер юлы. Тагын арбалет һәм пневматик тирлар бар. Шулай ук паркта боулинг һәм бильярд булган “Веселый Роджер” рестораны эшли, ә күл ярында “Тихая гавань” рестораны урнашкан, аннан су тигезлегенә матур күренеш ачыла. Романтиклар өчен көймәләр һәм катамараннар прокаты эшли. Экстремаль күңел ачуларны яратучыларга күл буйлап йөрү өчен су шарлары бирелә.
Мәҗит Гафури исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы
Монда зур таганнарда, карусельләрдә, “центрифугада” һәм тагын “Тылсымлы дөнья”ның 20 аттракционында күңелле итеп вакыт уздырырга мөмкин. Гафури исемендәге паркта ял итү өчен эскәмияләр куелган озын матур аллеяләр бар, хәвефсез резина өслекле, спорт һәм уен объектлары белән җиһазландырылган зур балалар мәйданчыгы, Гигант кәлтәләр һәм бөҗәкләр фигуралары белән динопарк эшли.
Ял көннәрендә өлкән буын кешеләре шахмат уйнарга аерым ябык зонага килә. Парк территориясендә җәяү генә түгел, велосипедта, электросамокатта яки гироскутерда да йөрергә мөмкин, аларны прокатка паркта яисә “Azimut” кунакханәсе янында алып була. Пыяла кабинкалы гигант тәгәрмәчтән шәһәрнең панорама күренешләренә соклану рәхәтлек бирә. Парк янындагы урман-парк зонасында ат базасы эшли, картинг зонасы бар. Ә күптән түгел генә монда ачык һавада автокинотеатр да барлыкка килде.
Ботаника бакча-институты
Күп кенә уфалыларның парлашып, зур булмаган компаниядә яки ялгыз гына йөрү, романтик очрашулар һәм туй фотосессияләре өчен яраткан урыны. Ботаника бакчасында иң яхшысы – яз көне, сирень, рододендрон һәм акация чәчәк аткан чорда, шулай ук җәй башында, күпсанлы сортлы пионнар һәм ирислар гүзәллек чәчкәндә. Ләкин җәй ахырында да монда карарлык нәрсәләр бар. Мәсәлән, әле һаман шалфей, роза, лаләләр, хосталар, полем һәм башка күпьеллык үсемлекләр чәчәк ата. Бакчаның барлык сукмаклары диярлек җәелмәле пальмалар, бананнар, кипарислар, лимоннар, кофе агачлары – барлыгы 600дән артык төр тропик һәм субтропик үсемлекләре булган оранжереяга алып бара. Бакчадан чыкканда чүлмәкләрдә чәчәкләр һәм төрле бакча культуралары үсентеләре сатыла.
Башкортстан урманчылары исемендәге парк
Ботаника бакчасы янәшәсендә асфальт юллы яктыртылган урман-парк территориясе урнашкан. Ул – җәяү һәм велосипедта йөрү өчен бик яхшы урын. Юл буйларына ял итү өчен эскәмияләр куелган. Паркта парковкалар һәм мангаллар белән пикниклар өчен зур зона оештырылган. Футбол һәм волейбол өчен спорт мәйданчыклары, балалар шәһәрчеге, велосипед юллары бар. Аллея буйлап вольерларга барып җитәргә була, анда аюлар, бүреләр, төлкеләр, селәүсен һәм экзотик кошлар асрала. Янәшәдә урман музее эшли.
Җиңү паркы
Ул калкулыкта урнашкан: аның күзәтү мәйданчыкларыннан урманга һәм Агыйдел елгасына матур күренешләр ачыла. Көндез Җиңү паркында әниләр һәм балалар җыела. Малайлар аллеяләрдә урнашкан хәрби техника үрнәкләрен – пушкалар, танклар, БТРлар һәм су асты көймәсен бик теләп өйрәнә. Паркның мемориаль комплексында Советлар Союзы Геройларына һәйкәлләр куелган, республика Хәрби Дан музее эшли, экскурсияләр һәм лекцияләр үткәрелә.
Владимир Ленин исемендәге парк
Ул матур фонтаннар, өрәңге, юкә һәм имән күләгәләре астына яшерелгән матур кибетләр белән дә җәлеп итә. Кергән урында Башкортстанның Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул итү хөрмәтенә мемориаль таш куелган. Ленин һәм Зәки Вәлиди урамнары чатында әле 30нчы елларда ук постконструктивизм стилендә төзелгән Белгечләр йортын күрергә була. Паркның өске өлешендә Республика йорты – Хөкүмәт бинасы урнашкан. Шулай ук 2016 елда паркта биеклеге ике метр чамасы булган 13 арт-объектлы Arteria аллеясе ачылды.
Салават Юлаев исемендәге мәдәният һәм ял бакчасы
Владимир Ленин исемендәге парктан Софьюшка аллеясе башлана. Ул С. Т. Аксаков йорт-музее, губернатор йорты һәм Уфаның беренче Җәмигъ мәчете аша уза. Аллея буйлап төшеп, Салават Юлаев исемендәге мәдәният һәм ял бакчасына барып җитәсең. Агыйдел буендагы зур булмаган, ләкин бик уңайлы парк яктыртыла, уеп ясалган беседкалары һәм борынгы асылмалы күпере белән дан тота. Традиция буенча бирегә яшь парлар һәм гашыйклар килә. Бу күперне 1956 елда, Агыйдел аша күпер төзелешенә параллель рәвештә, чокыр аша салалар. Бакча үзе 1900 елда ук ачылган һәм башта “Случев тавындагы бакча” дип аталган. 1967 елда ул Н. К. Крупская хөрмәтенә аталган, 40 елдан соң Салават Юлаев исемендәге бакчага әверелгән. Бакчадан туп-туры баскычтан яңартылган яр буена төшәргә була.
Сергей Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасы
Зур булмаган территориянең төп истәлекле урыны – аккошлар һәм үрдәкләр йөзгән матур буа. Паркта үлән өстендә яки эскәмиядә китап укучылар күп. Көндезге кояштан яки яңгырдан “Аленький цветочек” кафесында ышыкланырга мөмкин, ул монда инде берничә дистә ел эшли. Шулай ук паркта зур балалар мәйданчыгы бар.
“Ватан “ паркы
Башкаланың төп истәлекле урыны – Салават Юлаев һәйкәле янындагы сквер буйлап, чәчәк түтәлләре һәм фонтаннар яныннан үтсәгез, сез “Ватан” тематик паркына килеп чыгасыз. Уфа амфитеатры территориясендә урнашкан парк барыннан да элек җиде тирмәдән торган “Этноавыл” комплексы белән кызыклы. Һәрберсенә чиратлап кереп, кунаклар башкорт халкының тормыш һәм традицион көнкүрешенең төрле аспектлары белән таныша. Янәшәдә – эскәмияләр куелган иркен күзәтү мәйданчыгы, аннан Агыйдел елгасына һәм яңартылган яр буйларына матур күренешләр ачыла. Амфитеатрның аскы мәйданчыгында скейт-парк эшли.
Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.