+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Республика
5 Июня 2025, 07:08

Башкортстанда бүген "Яшел гамәлләр марафоны" старт ала

«Яшел гамәлләр марафоны» («Марафон зеленых дел») Бөтенрусия экология акциясе 5 июньнән 12 июньгә кадәр узачак.

Башкортстанда бүген "Яшел гамәлләр марафоны" старт алаБашкортстанда бүген "Яшел гамәлләр марафоны" старт ала
Башкортстанда бүген "Яшел гамәлләр марафоны" старт ала

Марафонны Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Экосистема» Бөтенрусия экологик иҗтимагый хәрәкәте уздыра.

Республикада марафон «Русия суы» экологик акциясе белән ачылачак, чара бүген Уфаның Теплое күлендә узачак. Бөтенрусия акциясе күл һәм елга ярларын чүп-чардан чистартуны күз уңында тота. Узган елда катнашучылар саны һәм чистартылган яр буе линиясе озынлыгы буенча Башкортстан төбәкләр арасында өченче урынны алды. Республика шәһәрләре һәм районнары арасында Уфа лидер булды.

«Русия суы» экологик акциясендә катнашучылар Инорс бистәсендә җыелачак. Программада, шулай ук, «Уфа муенсасы» буйлап йөрү, кызыклы кешеләр белән очрашулар, флешмоб, уеннар, викториналар һәм призлар тапшыру каралган.

Фото һәм оригиналь текст: resbash.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас