+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
4 август 2025, 16:18

Радий Хәбиров: "Шәһәрнең үзгәрүе сөендерә!"

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещенга эш сәфәре вакытында шәһәр иҗтимагый киңлекләрен яңарту проектлары белән танышты.

Радий Хәбиров: "Шәһәрнең үзгәрүе сөендерә!"Радий Хәбиров: "Шәһәрнең үзгәрүе сөендерә!"
Радий Хәбиров: "Шәһәрнең үзгәрүе сөендерә!"

Узган елда бу башлангыч «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проектына кертелгән кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенусия конкурсында җиңде. Эшләр башкаруга 90,2 миллион сум күләмендә федераль грант бүлеп бирелде.

Проект «Воскресенские ряды» дип атала. Аны шәһәр халкы катнашлыгында «Шәһәр реновацияләре» оешмасы һәм Благовещен районы хакимияте белгечләре эшләгән. Район хакимияте башлыгы Руслан Абдрахманов хәбәр иткәнчә, 2021-22 елларда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль программасында катнашу нәтиҗәсендә "Чыганакларга кайту" проектын гамәлгә ашырганнар.

Радий Хәбиров шулай ук «Машина төзүчеләр» шәһәр паркында яңа футбол стадионы төзелеше проекты белән танышты. Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә республиканың торак пунктларын төзекләндерү проектларының актуальлеген билгеләп үтте.

- Шәһәрнең этаплап үзгәрүе сөендерә. Мондый җәмәгать киңлекләре халык өчен, гаилә ялы өчен мөһим, - диде Радий Хәбиров. - Тулаем республика буенча хәзер җиде проект гамәлгә ашырыла – уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары - Бөтенрусия конкурсында җиңүчеләр. Быел аларның икесен – Баймакта һәм Верхоторда төгәлләргә уйлыйбыз.

Алга таба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «СИБУР» генеральный директоры Михаил Карисалов белән бергә Благовещен күппрофильле һөнәри колледжында булдылар.

Уку йортында 680нән артык студент белем ала. Монда пешекче-кондитерлар, эретеп ябыштыручылар, башлангыч сыйныф укытучылары, машина төзелеше һәм химия сәнәгате өлкәсендә технологлар, IT-белгечләр әзерлиләр. Учреждение директоры урынбасары Ләйсән Ушиярова колледжның инфраструктурасы турында сөйләде.

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә республиканың уку йортына ярдәм итүен дәвам итәчәген билгеләп үтте.

- "Сибур"ның генеральный директоры Михаил Карисалов белән Благовещен күппрофильле һөнәри колледжының матди базасын тагын да ныгыту турында килештек. Күп эш башкарылган, әмма алда да эш күп. «Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Профессионалитет» программасында катнашуга уртак гариза бирәчәкбез. Башка объектлар буенча да планнар бар, - диде Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас