

Башкортстан – Русиянең иң уникаль төбәкләренең берсе. Аның туристик потенциалы елдан-ел үсеш кичерә, нәтиҗәдә төбәккә туристлар саны арта. Бу төбәк икътисадына, инфраструктурасына һәм урындагы халыкның тормыш дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясый.
2018 елда Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров төбәктә эчке туризмның торышын “катлаулы” дигән иде, аның төп сәбәбе – кирәкле инфраструктураның булмавы. Бу проблеманы хәл итү өчен республикада туризм өлкәсен үстерүгә юнәлтелгән күп кенә программалар һәм проектлар булдырылды, шул исәптән туризм өлкәсендә эшләүче эшкуарларга грантлар һәм субсидияләр бирү, өстәмә ташламалар.
Башкортстанда ял итәргә теләк белдерүче туристлар саны арта бара. Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада 1,5 миллионнан артык кунак булган. Чагыштыру өчен: 2010 елда төбәккә туристлар агымы 762,4 мең кеше тәшкил иткән, ә 2018 елда — 943 мең кеше.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров туризм инфраструктурасын үстерүне төбәк өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип атады, республика халкы һәм кунаклары Башкортстанда ял итә алсын өчен шартлар тудыру бурычы куйды. “Башкортстанның гаҗәеп табигатен мөмкин кадәр күбрәк кеше күрергә тиеш”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Өстенлекле юнәлеш
Башкортстанда туризм үсеше – төп өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Соңгы елларда әлеге тармакта сизелерлек уңышларга ирешелде. Төбәктәге туризм үсешенә җитди игътибар бирелә. 2024 елда Башкортстанга килгән туристлар саны 2,3 миллионнан артты һәм федераль ярдәм чаралары нәтиҗәсендә 2023 елда туризм инфраструктурасын үстерүгә 1,5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелде.
Президент Владимир Путин туризм үсешенә аерым игътибар юнәлтеп, болай диде:
“Эчке туризм үсеше – безнең озак вакытлы стратегиядә өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Алты ел эчендә туристлык тармагы 5 процентка кадәр артырга тиеш, ә кунакханәләрдә урнашкан сәфәрчеләр саны 140 миллион кешегә кадәр үсәргә тиеш. Кунакханәләр һәм зур булмаган кемпинглар, тау чаңгысы курортлары һәм күңел ачу парклары төзүне дә кертеп, ял итү өчен уңайлы шартлар тудырачакбыз”.
Икътисад үсешенә зур йогынты ясый
Башкортстанда һәр елны яңа туристик объектлар ачыла һәм алар төбәктә туризм үсешенә зур өлеш кертә. Мәсәлән, 2019-25 елларда республикада түбәндәге яңа туристик локацияләр булдырылды: “Шүлгәнташ мәгарәсе” тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы төзекләндерелде, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле төзелде, күптөрле глэмпинглар ачылды (“Катрина”, “Борвиха”, “Экстрим”, “Елки-Палки”, “Kараидел”, “ПавловкА-frame”, “Любимое место”, “Natura park”, “Благолэнд”, “Новый мир” һ.б.), Белорет районында “Малидак” паркы төзекләндерелде, Чишмә районындагы Турахан төрбәсе янында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелә һәм башкалар. Өстәвенә, Башкортстанда ай саен Русия һәм халыкара дәрәҗәдәге мөһим чаралар үтә (“Терра-кыш”, “Әйдә уйнарга”, “VK Fest”, “Сөт иле” фестивальләре, “Урал аръягы” Бөтенрусия инвестиция сабантуе, Фольклориада, ШОС һәм БРИКС форумы, “Китап-Байрам” халыкара китап ярминкәсе һ.б.)
Бу объектларны ачу республикадан гына түгел, ә бөтен Русия һәм чит илләрдән дә туристларны җәлеп итәргә ярдәм итә. Әлеге проектлар, иң беренче чиратта, мәдәни мирасны саклауны, урындагы инфраструктураны үстерүне һәм яңа эш урыннары булдыруны максат итеп куя.
Сәламәтлек һәм туризм фестивале
26-27 июльдә Уфада “Рәхәттә” IV халыкара сәламәтлек һәм туризм фестивале үтте. Мунча культурасына багышланган ел саен үткәрелүче иң зур чараларның берсе Уфаның “Кашкадан” паркында узды. Программада – мәдәни, спорт чаралары, эшлекле очрашулар, фитнес-күнекмәләр, осталык дәресләре, шоулар, Русиянең әйдәүче пармастерларыннан коллектив парлаулар, релакс-практикалар һәм массаж зоналары, күбекле дискотека, гастрофестиваль һәм башкалар.
– Безнең мунча фестиваленең популярлыгы арта бара. Әмма фестиваль – күңел ачу чарасы гына түгел. Йөзләгән эшлекле кеше безгә эшләнмәләр, тәҗрибә алырга килә, — диде Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Чара Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
ЮНЕСКО мирасы исемлегендә
“Шүлгәнташ” мәгарәсенең кыяда ясалган рәсем сәнгате, Көнбатыш дөньясы Русиягә каршы булуына карамастан, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә керде. Бу – республиканы Русия эчендә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә уникаль төбәк буларак таныту.
Башкортстан Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты эшчәнлеге кураторы Урал Килсенбаев билгеләп үтүенчә, бу тарихи вакыйга республикага зур йөкләмәләр дә йөкли.
– Исемлеккә кертү – зур җиңү һәм шатлык кына түгел, ә гаять зур бурыч та. Бөтен дөньяга танылудан соң туристлар агымы, галимнәрнең, гади халыкның объект белән кызыксынуы берничә тапкыр артачак. Без моңа әзер булырга һәм инфраструктураны әзерләргә тиеш, — дип ассызыклады Урал Килсенбаев.
2012 елда мәгарәне ЮНЕСКОның беренчел исемлегенә кертү буенча эш башланган вакыттан бирле аны граффитидан чистарту, инфраструктураны тәртипкә китерү буенча зур эш башкарылган. Әгәр элек Бөрҗән районының Иске Собхангул авылыннан мәгарәгә кадәр 30 чакрым чамасы арада юл начар булса, бүген анда яхшы асфальт трасса барлыкка килгән, газ үткәрелгән. Кыска гына вакыт эчендә уникаль музей комплексы төзелде. Инфраструктура булдыру буенча башкарылган эшләр нәтиҗәсендә ЮНЕСКОның 47нче сессиясендә барлык экспертлар бертавыштан мәгарәне ЮНЕСКО исемлегенә кертү өчен тавыш биргән. Әмма туристлар агымы арту сәбәпле, яхшы кунакханә комплексы, туризмны үстерү өчен өстәмә уңайлыклар булдыру зарур.
Киләчәк һәм яңа мөмкинлекләр
Алдагы елларда Башкортстанның туризм өлкәсе тагын да зуррак үсеш кичерергә тиеш. Республикада экологик, тау курортлары һәм сәламәтлек туризмы кебек юнәлешләр популярлаша. Шулай ук төбәктә булган тарихи һәм мәдәни объектларны популярлаштыру буенча да зур эшләр алып барыла. Киләчәктә Башкортстанда туризмны үстерү максатыннан башка күп кенә яңа проектлар да гамәлгә ашыралачак.