+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Республика
19 сентябрь 2025, 04:01

Муллык, дуслык, ихласлык бәйрәме ул!

Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында ел саен узучы “Бал туе”н бик күпләр көтеп ала

Муллык, дуслык, ихласлык бәйрәме ул!Муллык, дуслык, ихласлык бәйрәме ул!
Муллык, дуслык, ихласлык бәйрәме ул!
Бозылмый да, картаймый да
Безнең татар-башкорт балы —
Гәрәбәдәй якты булсын,
Мәңге булсын дуслык балы!

Шәүкәт Галиев.


Мәтәүбашта Бал туе! Хәзер инде популярга әйләнгән, ел саен көтеп алынган матур, “тәмле” бу чараны бик күпләр һәм ерак тарафлар белә.

Быел да, 6 сентябрьдә Башкортстан районнарыннан гына түгел, ә Татарстаннан, Ырынбур өлкәсеннән дә 20дән артык умартачы үз көче, тырышлыгы белән җитештергән гәрәбәдәй балын, төрледән-төрле продукцияләрен күрсәтер, тәҗрибә уртаклашыр һәм, әлбәттә, сатар өчен Бәләбәй районының кунакчыл Мәтәүбаш авылындагы сабантуй аланына 12нче тапкыр җыелды.
Умартачылар бит алар үзенә бөртөрле халык: гади, нурлы, ачык йөзле, сабыр, шифалы бал үзенчәлекләрен әллә күпме сөйли ала. Рәт-рәт тезелеп киткән өстәлләрдә нинди генә бал юк: чәчәк балы, юкә, карабодай... Якты сортлар һәм караңгы төстәгеләре... Кәрәзле бал... Төрле зурлыктагы контейнерларга, банкаларга, чирекләргә салынганнары. Җаның теләгәнен сайлап ал. Кирәк икән, күз алдыңда зур савытлардан салып бирәләр. Ә шул гәрәбәдәй балның савытка агуын карап тору – үзе бер ләззәт. Сер итеп кенә әйтәм, хәтта бал балы да алып килгәннәр.
Көн матур кояшлы булды. “Бал туе-2025”тә катнашучыларны Бәләбәй районы советы секретаре Артур Садыйков, Башкортстанның Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Азат Мөхәммәтҗанов, Мәтәүбаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Игорь Борисов, бәйрәмне оештыручыларның берсе Марат Зәйруллин сәламләделәр.
Район хакимиятенең социаль үсеш идарәсе начальнигы Фидәлия Халикова әйтүенчә, мондый чаралар үткәрү кече бизнесны үстерүгә, төбәкара бәйләнешләрне ныгытуга һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга булышлык итә.
“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге сәхнә осталары җырлары, чыгышлары белән сөендерде, бәйрәм кәефе өстәде. Кыр кухнясы (Урал Нәбиуллин, мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре) тәмле карабодай боткасы, кайнар чәй эчәргә чакырды.
Халык авыз итеп, табигый бал сайлап йөргәндә, компетентлы жюри (рәисе Наил Садыйков) кайсы балның иң тәмле булуын ачыкларга тырышып эшләде. Җиңүчеләр сәхнәгә менеп Рәхмәт хатлары, медальләр алганда, бу чара алдагы елларда да булсын, без киләбез, дигән теләк белдерде.
Ә урыннар түбәндәгечә бүленде:
Якты сортлар буенча: Дмитрий Назаров (Иглин районы) – өченче; Әнфис Камалиев – икенче (Туймазы районы); Данил Яруллин (Татарстанның Саба районы, 200 баш умартасы бар) – беренче урыннарда.
Караңгы сортлар буенча: Фаварис Хаҗипов (Бәләбәй районы) – өченче; Эльмир Касыймов – икенче (Бишбүләк районы); Александр Кушпита (Бәләбәй районы) – беренче урыннарда.
Бәйрәмне йомгаклап, Мәтәүбаш авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Игорь Борисов ерак араларны якын итеп килгән умартачыларга (аларның бер ишесе ел саен катнаша), зур чараны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан оешмаларга, Марат Зәйруллинга, “Урал -Батыр” милли-мәдәни үзәгенә (Л. Джима), авыл мәктәбе укыучыларына һәм әлеге темага оештырылган конкурста катнашкан укучыларга – һәммәсенә дә рәхмәт белдерде, уңышлар теләде.
Әйткәндәй, Мәтәүбаш авылында да, авыл Советына караган Акбасар һәм башка авылларда да умарта тоту белән шөгыльләнүчеләр юк түгел. Дөрес, алар хәзер азайды, олыгаю сәбәпле, ике-өч баш кына тотканнар да бар. Ә “Бал туе” үткәрү идеясен биргән шәп умартачы Радик Яркәев, шулай ук Рәфәгать Гарифуллинның балын сораучылар, алучылар быел да күп булды.
Умарта тоту, бал кортлары үрчетү, аларны тәрбияләү, хуш исле бал алу — татар-башкортларның борынгыдан килгән кәсебе. Хуш исле, искиткеч тәме белән үзенә тартып торган бал — чын мәгънәсендә, республикабызның визит карточкасы. Әлеге табигать хәзинәсенең даны дөньяның күпчелек илләрендә киң билгеле. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында ел саен узучы “Бал туе” да республикабыз брендын популярлаштыруга үз өлешен кертә. Афәрин!

Зәйфә Салихова.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас