-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
25 сентябрь , 23:00

“Уфа” аэропортыннан елына миллионнарча пассажир оча

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) җитәкчесе Дмитрий Ядров белән очрашты. Көн тәртибендә - төбәктә аэродром челтәрен яңарту, юнәлешләрне арттыру.

“Уфа” аэропортыннан елына миллионнарча пассажир оча
“Уфа” аэропортыннан елына миллионнарча пассажир оча

Уфадан эчке авиалинияләрдә 29 һәм халыкара авиалинияләрдә 18 даими юнәлеш буенча очышлар оештырылган. Агымдагы елда республика җиде маршрут буенча рейсларны субсидияләде.

Радий Хәбиров ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча, «Уфа» халыкара аэропорты, 2 миллионнан 6 миллионга кадәр пассажир агымы булган иң яхшы авиагавань буларак, «Русиянең һава капкалары» дип аталучы абруйлы премиягә лаек булды.

- Бездә - яхшы аэропорт. Ел саен ул 4 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтә. Соңгы берничә елда без зур модернизация уздырдык. Аэродром инфраструктурасын реконструкцияләүне «Эффектив транспорт системасы» гомумдәүләт проектының «Аэродромнарның терәк челтәрен үстерү» федераль проектына керткән өчен сезгә рәхмәт, – диде Башкортстан Башлыгы.

Дмитрий Ядров республика идарәче командасының авиация өлкәсен үстерү өлкәсендәге эшен билгеләп үтте. Очрашуда катнашучылар, шулай ук, төбәктә кече авиация үсеше, аерым алганда, «Первушино» аэродромы мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров белән Дмитрий Ядров Уфа халыкара аэропортының төп мәйданчыкларын карадылар.

- Уфа аэропорты - Идел буе федераль округының төп һава гаваньнарының берсе. Ул Башкортстан белән федераль үзәк, шулай ук федераль округлар үзәкләре арасын бәйләүче звено булып тора, – диде Андрей Назаров.

- Без Уфа аэропортын үстерүдә зур потенциал күрәбез. 2030 елга аның пассажирлар агымы 7,2 миллион кешегә җитәр дип планлаштырыла. Узган елдагы белән чагыштырганда, бүген бу күрсәткеч үсеше 4 процент тәшкил итә – тулаем ил буенча лаеклы нәтиҗә. Башкортстан башкаласының һава гаваненә яңа уңышлар телибез. Республиканың һава транспортын үстерүне урындагы халык һәм төбәк кунаклары мәнфәгатьләрендә дәвам итү мөһим, - диде Дмитрий Ядров.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас