Киңәшмәнең төп темаларының берсе Уфада Пугачев урамын реконструкцияләүне дәвам итү булды. Эшнең беренче этабының әзерлеге (Дуслык монументыннан «Лента» гипермаркетына кадәр) бүгенгә 79 процент тәшкил итә. Аны тәмамлау өчен 200 метрлы участокка асфальт салырга һәм финиш катламын түшәргә кирәк. Реконструкциянең икенче этабы кысаларында, аерым алганда, «Лента» гипермаркетыннан Геофизиклар урамына кадәр дүрт полосаның икесен төзегәннәр.
Шулай ук, киңәшмәдә «Башкортстан ихаталары» программасы буенча төзекләндерелгән территорияләр турында да фикер алыштылар. Республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова билгеләп үткәнчә, 2019 елдан 2024 елга кадәр төбәктә 1 469 ихата территориясе төзекләндерелгән. Программаны финанслауның гомум күләме 7,6 миллиард сумнан артып китте.
Алга таба республика муниципалитетлары башлыклары җәмәгать киңлекләрен яшелләндерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Фото: glavarb.ru