Зур масштаблар сәбәпле, скульптура өлешләп сүтелә. Мәсәлән, эшчеләр беренче чиратта асылма элементларны – камчыны, кылычны, йөгәнне салдырды.
Шуннан соң җайдакның гәүдәсен төшерәчәкләр, аннары аның урта өлеше тикшереләчәк, соңрак - аскы өлеше. Тарихи фотографияләрдә күрсәтелгәнчә, барысы да тулысынча алыначак.
Барлык реставрация эшләре Уфаның махсуслаштырылган цехында башкарылачак. Үз урынына башкорт халкының милли батыры 2027 елда кайтарылачак.
Фото: bashinform.ru