-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
9 октябрь , 21:03

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров агымдагы ел өчен Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләрен бирү турындагы указга кул куйды. Әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге бүләкләргә бер иҗат коллективы һәм өч мәдәният эшлеклесе лаек булды.

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде

Премия лауреатлары булып түбәндәгеләр танылды:

Андрей Стариков, Башкортстанның Инфраструктур һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру фонды генеральный директоры - «Көрәш сарае» спорт әзерлеге үзәгенең архитектура проекты өчен;

Әмир Мәҗитов (Уфа сәнгать институты деканы) һәм Җәлил Сөләйманов (Уфа сәнгать училищесы укытучысы) - «Җир хәтере. Урал көче» дип аталган сәнгать әсәрләре сериясе өчен;

Айгиз Баймөхәммәтов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе - «Кош булып кайтырмын» повестьлар җыентыгы өчен;

Чулпан Әскарова, Башкорт дәүләт филармониясе баш режиссеры - театрлаштырылган «Салават токымнары» тамашасы өчен.

Фото: ufacitynews.ru

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде
Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителде
Автор: Денис Таваев
Читайте нас