Агыйдел шәһәре китапханәсе коллективы халыкта матур әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, хезмәт кешесенең ялын эчтәлекле үткәрү җәһәтеннән зур эш башкара. Китапханә каршындагы “Аулак өй” клубының эшчәнлеге күпләргә үрнәк булырлык. Узган елның апрелендә клуб дүртенче эш сезонын тәмамлаган иде. Шушы көннәрдә бишенче сезонны ачтылар.
Шунысын да әйтергә кирәк: соңгы өч елда клубның беренче утырышы мотлак шәһәр читендәге урман акланында оештырыла. Быел да клуб әгъзалары бу традициягә тугры калды.
“Аулак өй” клубын оештыручыларның берсе һәм аның биш ел дәвамындагы алыштыргысыз җитәкчесе – лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Римма Төхбәтуллина. Ул 1954 елның 17 сентябрендә Краснокама районының Яңа Кабан авылында дөньяга килгән. Күптән түгел Римма Хәниф кызы 71 яшен тутырды. Тормыш юлдашы Рәсим Төхбәтуллин белән алар яшь вакытларында Якутиядә яшәгән. Рәсим алтын чыгарган. Андый сәнәгать үзәкләрендә, кагыйдә буларак, хатын-кызга эш булмый. Ләкин Римма Хәниф кызы югалып калмый, махсус курслар тәмамлап, сак хезмәтенә эшкә урнаша. Озак та үтми, аны сак хезмәтенең җитәкчесе итеп үстерәләр. “Рәсим алтын чыгарды, Римма аны саклады”, дип, дуслары бүген дә шаярып искә ала. Уллары Альберт белән Айрат та Якутиядә дөньяга килгән.
– Аллаһка шөкер, клубыбызның быел беренче юбилее – безгә биш яшь тула. Беренче утырышка нибары унике кеше килгән иде. Хәзер исә кайбер утырышларда 45-50 кеше катна-
ша, – дип куанычы белән уртаклаша Римма ханым.
Клубның, фән теле белән әйткәндә, кураторы – китапханәче Хафаса Шәехморзина. Ул Римма Хәниф кызына клуб утырышларына тема сайлауда, сценарий төзүдә ярдәм итә. Шуңа һәр утырыш хәтердә калырлык, күңелдә озак сакланырлык була. Утырышларны исә алар бергәләп алып бара.
Утырышлар сентябрьдә башлана һәм апрельдә тәмамлана. Ел саен клубның сигез утырышы оештырыла. Җәйге айларда исә клуб эшчәнлеге тукталып тора, чөнки клубка йөрүчеләрнең һәркайсы диярлек дәү әни һәм дәү әтиләр. Күпләренең бакчасы да бар.
Клубның һәр утырышы җыр-моңга бай була. Гармунчылар Юрис Фазлетдинов белән Римма Хәниф кызының хәләле Рәсим Төхбәтуллин баяннарын сыздырып җибәрсә, аларга “Саратский” гармуны белән Рәдисә Әкрамова да кушылса, күпләр җырлап җибәрә, биергә төшә. Рәзифә һәм Зөлфия Галиналар, Венера Газизова, Фәнисә Габсәләмова һәм Луиза Вәлиеваның җырлавы һәр кичәгә ямь өсти.
Римма һәм Рәсим Төхбәтуллиннар Агыйдел шәһәрендә Беренче Төзүчеләр урамындагы 7нче йортта яши. Дүрт йортка торырлык ул – 15 подъезд һәм 220 фатир. Сигез ел инде йорт идарәсе советы рәисе вазыйфасын Римма Хәниф кызы башкара. Йортта яшәүчеләр – шәһәрдә иң активлары. Шуңа йортның тирә-ягы җәйге айларда чәчәкләргә күмелеп утыра. Бу максатта өмәләр оештырыла, төрле бәйрәмнәр үткәрәләр. Аларны оештыручылар
да – әлбәттә, Рәсим абый белән Римма ханым.
Агыйдел шәһәре белән янәшәдә генә Краснокама районының Яңа Кабан авыл биләмәсе урнашкан. Дөресен генә әйткәндә, авыл шәһәрдән күренеп тора. Ун елдан артык инде Римма Хәниф кызы авыл биләмәсенең Ветераннар советы рәисе вазыйфасында. Авыл биләмәсендә 361 пенсионер яши. Арада 51 кеше – хезмәт ветераны, 37 кеше – сугыш чоры баласы, ике кеше тыл хезмәткәре статусына ия. Өлкән яшьтәге авыру карт һәм карчыклар да бар. Бәйрәмнәрдә һәм туган көннәрендә аларны йортларына барып тәбриклиләр, бүләкләр тапшыралар.
Краснокама районында пенсионерлар һәр ел дәвамында спортның уналты төре буенча ярыша, ГТО нормативларын тапшыра. Бу ярышларда Яңа Кабан авылы спортчылары ел саен призлы урыннар яулый. Римма Хәниф кызы үзе өч тапкыр ГТО нормативларын алтын медальгә тапшырган. Яңа Кабан авыл биләмәсенең үзешчән сәнгать сөюче пенсионерлары Агыйдел, Нефтекама шәһәрләрендә һәм Краснокама районында үткәрелүче төрле бәйрәмнәрнең үзәгендә. Ә Рәсим Төхбәтуллин оештырган “Туганнар” гармунчылар ансамбле республикабыз башкаласында да еш чыгыш ясый.
Моннан биш-алты ел элек Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында авылларда сугышта һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган обелискларны яңарту, алар булмаган урыннарда яңаларын урнаштыру башланды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында бу эш дәвам иттерелде. Яңа Кабан авылындагы обелискны яңартуга районда беренче булып тотындылар. Бу изге эшне башлап йөрүче дә биләмәнең Ветераннар советы рәисе Римма Төхбәтуллина булды. Аңа, әлбәттә, туганы Рәис, уллары Айдар һәм Айрат, оныгы Айназ белән хәләл пары Рәсим Сәгыйть улы ярдәмгә килделәр. Аларга авылның старостасы Ирек Хөснетдинов булышлык итте. Кыска гына вакытта Яңа Кабанның үзәгендә мәһабәт стела үсеп чыкты. Шундый ук диярлек стела авыл биләмәсенә керүче Кузгау авылында да куелды.
Өстәп, шуны да әйтергә кирәк: хәтер обелисклары һәм стелалары районның барлык авылларында да диярлек яңартылды, булмаган урыннарда яңалары куелды. Аларның күпчелеге Яңа Кабандагы стеланы хәтерләтә.
Римма Хәниф кызының лидерлык сыйфатлары балачактан ук тәрбияләнә, чөнки гаиләдә иң өлкән бала булып туа ул. Әти-әнисе иртә таңнан төнгә кадәр дигәндәй колхоз эшендә була. Өйдәге эшләр, энекәшләре Рәфис белән Рәисне карау кечкенәдән үк Римманың бәләкәй иңнәренә төшә. Әйдәп баручы булырга аны тормыш үзе мәҗбүр итә.
Мәктәптә яхшы укый ул, спорт ярышларында катнаша һәм иҗтимагый тормышның уртасында кайный. Октябрятлар лидерыннан мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Шуңа урта мәктәп тәмамлаган кызны Яңа Кабан авыл клубына художество җитәкчесе итеп эшкә чакырулары гаҗәп түгел. Ә берничә көн үтүгә аны Стәрлетамак Мәдәни-мәгърифәтчелек училищесы каршындагы курсларга укырга җибәрәләр.
Яңа Кабан авыл биләмәсе ветераннарының зур күпчелеге – тормыш авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, бер сүз белән әйткәндә, тормышның әчесен-төчесен татыган кешеләр. Шуңа алар махсус хәрби операция башлану белән анда катнашучыларга ярдәм күрсәтүне үзләренең изге бурычы буларак кабул итте. Әлбәттә, бу эшкә җитәкчелек итүне Ветераннар советы, аның рәисе Римма Хәниф кызы үз кулларына алды. Яңа Кабан модельле китапханәсендә аның җитәкчесе Гөлнара Гомәрова ярдәме белән маскировка челтәрләре үрү һәм окоп шәмнәре ясау, гуманитар ярдәм җыю һәм хатлар язу оештырылды.
– Авыл халкына рәхмәт. Аңлыйсыздыр, гуманитар олау оештыру өчен акчалата ярдәм кирәк. Мондый вакытларда без халыкка мөрәҗәгать итәбез. Әйтергә кирәк, һәрвакыт аңлау һәм яклау табабыз, – ди Римма ханым.
...Блиндажга хатлар китерәләр. Почтальон: “Башкортстан Республикасы, Краснокама районы, Яңа Кабан авылыннан” дип игълан итүгә бер солдат утырган урыныннан очып дигәндәй чыга да почтальон кулындагы конвертны тартып ала. Озак та үтми, Римма Хәниф кызы СВОда катнашучы Яңа Кабан егете Рәмис Камалиевтан җавап хаты ала. Ул хатны Римма ханым иң кадерле ядкарь буларак саклый. Ихлас әйтәм: ул хатны мин үзем дә күз яшьләренә төелә-төелә укып чыктым. Ә Рәмиснең күптән түгел СВОда һәлак булуын ишеткәч, гомумән, күз яшьләремне яшереп тә тормадым.
Әле Римма ханым СВОда хезмәт итүче авылдашы Рөстәм Бикбулатов белән тыгыз элемтәдә тора.
– Рөстәмгә өч посылка җибәрдек инде. Аның җиңү белән исән-имин кайтуын көтәбез! – дип сөйләшүне йомгаклады әңгәмәдәшем.
Ул сөйләгәннәрне мин зур горурлану белән тыңладым һәм “Чыннан да, безнең халыкны җиңү мөмкин түгел!” дигән фикер күңелемдә ныгыды.
Рим ӘХМӘТОВ,
Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты.