-6 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Республика
23 октябрь , 21:25

Илгә һөнәрле яшьләр кирәк!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьский Коммуналь-төзелеш колледжында булды, уку йортының матди-техник базасын карады, педагоглар һәм студентлар белән сөйләште.

Илгә һөнәрле яшьләр кирәк!
Илгә һөнәрле яшьләр кирәк!

Колледж директоры Александр Косаринов сөйләвенчә, бүген аларда 12 белгечлек һәм өч һөнәр буенча 1411 кеше белем ала. Аны тәмамлаучыларга хезмәт базарында ихтыяҗ зур.

Уку йортында өч спорт залы, спорт мәйданчыгы, ике актлар залы, биш компьютер сыйныфы, ике медицина кабинеты, ике ашханә, буфет, музей, уку залы булган китапханә бар.

Укыту практикаларын уздыру өчен остаханәләр җиһазландырылган, имтихан уздыру өчен сигез мәйданчык, «Профессионаллар» Бөтенрусия чемпионатының төбәк этабын уздыру өчен «Төзелеш производствосының сыйфатын бәяләү һәм экспертиза» һәм «Электромонтаж» компетенцияләре буенча ике мәйданчык эшли.

Радий Хәбиров шулай ук колледж студентларының спорт секторы җитәкчесе Илнар Хәсәнов белән аралашты. Исегезгә төшерәбез, яшь егет Башкортстан Башлыгының 2025 елның сентябрендә республика урта һөнәри уку йортларының студентлар үзидарәсе лидерлары белән очрашуы вакытында төбәк җитәкчесен үзләренең уку йортына чакырды һәм спорт мәйданчыгын ремонтларга кирәклеген әйтте.

"Яшьләр мөһим һәм кирәкле һөнәрләрне үзләштерә торган искиткеч уку йорты бу. Ел саен без колледжларыбызны ремонтлауга 500 млн сумга якын акча бүләбез. Октябрьский колледжына 2027 елда килергә планлаштырабыз. 36 млн сум бүлеп бирәбез. Спорт мәйданчыгын да тәртипкә китерәбез. Илнар белән аралаштык. Армиядән соң нефть-газ өлкәсендә эшләргә планлаштыра. Һичшиксез, аңа эшкә урнашуда ярдәм итәрбез. Аңа уңышлар телим", - диде Радий Хәбиров.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас